Түбән Кама имамнарының яңа елда беренче җыелышы үтте

11 гыйнвар 2019 ел 12:02
Түбән Кама имамнарының яңа елда беренче җыелышы үтте

Кичә Түбән Кама районы имамнарының яңа елда беренче җыелышы узды.

Утырышның беренче өлешендә Рәйхан хәзрәт  Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча дәрес бирде.

Очрашуда район башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Фәрхад Сафиуллин да катнашты. Үз чыгышында ул дини оешма вәкилләре игътибарын документларда тәртип саклауның, янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның мөһимлегенә юнәлтте.

Киңәшмәне Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов дәвам итте. Ул имамнарга һәрберсенең үз мәхәлләсе өчен җаваплы булуларын, түбәнкамалыларны әхлак һәм иманга өндәүдә җитди вазыйфа башкаруларын искәртте. Җыелыш ахырында дөньяларга иминлек һәм игелек теләп, күмәк рәвештә дога кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана