Буа районы башлыгы мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты

27 ноябрь 2020 ел 11:16
Буа районы башлыгы мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты

Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов Буа мәдрәсендә булды һәм андагы яшәү шартлары белән танышты, укыту-тәрбия эше белән кызыксынды. Мәдрәсәдә укыту-тәрбия эше 3 төрле формада алып барыла: көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып. Монда барлыгы 285 укучы белем ала. 35 укучы мәдрәсәдә яшәп укый. Аларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Өч мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итү дә оештырылган.

Мәдрәсәгә мәктәп укучылары да бик теләп йөриләр. Алар монда мәктәптән бушаган вакытта киләләр. Балаларга дин нигезләрен тәҗрибәле укытучылар, Коръәнхафизлар укыта.

Ранис Рафис улы шәкертләр белән очрашты, белем алуның узенчәлекләре белән кызыксынды, татар теле дәресендә булды.

2020-нче ел мөфтият тарафыннан җөмһүриятебездә Туган тел елы дип игълан ителде. Буа мәдрәсәсе каршында оештырылган татар теле курслары уңышлы гына эшләп килә. Бу курсларга шәкертләр белән беррәттән, барлык теләүчеләр йөри ала. Курслар үткәрү өчен махсус дәреслекләр дә, уңайлы шартлар да бар. Сөйләм телен үзләштерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана