Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды

30 ноябрь 2020 ел 15:17
Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды

Татарстан мөселманнары яңадан Алабугада җыелды. Хлыстово авылында урнашкан спорт үзәгендә алтынчы тапкыр мөселман яшьләре арасында  мөхтәсибәт призларына спартакиада узды. Бәйгедә республиканың 10 районыннан 120 кеше катнашты.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча  урынбасары  Равил хәзрәт  Зөфәров сәламләде. Чарада шулай ук  ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм  Теләче районы имам-мөхтәсибе  Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнаштылар.

Ел саен үткәрелә торган ярышлар 4 төр: гер күтәрү,  кул көрәше, командалар арасында мини-футбол  һәм  аркан тартышу буенча оештырылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мондый  чараларның төп  максаты булып танышу, кардәшлек җепләрен ныгыту, мөселманнарны арасында үзара тәҗрибә уртаклашу тора. “Татарстанның күп кенә районнарында мондый очрашулар үткәрелеп тора, Алабуга мөселманнары башка районнарда оештырылган чараларда актив рәвештә катнашалар. Бу Татарстан мөселманнары арасында дуслык, яхшы мөнәсәбәтләр тудыру өчен яхшы форсат”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Барлык җиңүчеләргә Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. 

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә алар түбәндәгечә:

Мини-футбол ярышларында I урында - Әгерҗе районы,  II урында  - Саба районы, III урынга Кукмара районы командасы лаек булды. 

Гер күтәрү буенча җиңүчеләрне ике авырлык категориясендә ачыкладылар:

75 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Данис Ганиев (Кукмара районы), 54 тапкыр гер күтәреп, өченче урын яулады. Икенче урында - Улукбәк Вәисов (Саба районы). Ул герне 61 тапкыр күтәрде. Беренче урында - Алмаз Газизов (Саба районы). Алмаз герне 63 тапкыр күтәрде.

Гер күтәрү буенча 75 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүчеләр: 

1 урын – Камил Шәрәфетдинов  (Алабуга, 76тапкыр)

2 урын – Илсур Атнагулов  (Алабуга районы,  51 тапкыр)

3 урын – Илдар Муллагалиев (45 тапкыр)

 Кул көрәштерү буенча ярыш нәтиҗәләре:

75 килограммга кадәрле авырлык категориясендә  җиңүчеләр:

1 урын Нияз Маннапов (Саба  районы)

2 урын Булат Ногманов (Мамадыш районы)

3 урын  Вәисов Улукбәк (Саба районы)

75 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүчеләр:

1 урын Фәнис Нурхамәтов (Яр Чаллы)

2 урын  Рөстәм Моратов (Кукмара районы)

3 урын Абдулла Ризванов (Яр Чаллы)

Аркан тартышуда җиңүче командалар:

1 урын - Яр Чаллы шәһәре

2 урын - Кукмара районы

3 урын - Алабуга районы

Барлык җиңүчеләргә  Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана