Әлмәттә "Бәхетле балачак" бәйрәме узды

04 июнь 2021 ел 15:30
Әлмәттә "Бәхетле балачак" бәйрәме узды

Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт районында сабыйлар өчен чаралар дәвам итә. Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге ял паркында ятим калган һәм үзенчәлекле балалар өчен Әлмәт мөхтәсибәте, "Мәдәният һәм ял паркы" һәм "Ансар" хәйрия фонды белән берлектә "Бәхетле балачак" дип аталган бәйрәм оештырды.

Чарага җыелганнарны Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында бала тәрбиясе өчен иң беренче чиратта ата-анасы җаваплы икәнен ассызыклап үтте. Бәйрәмдә 300дән артык ятим калган һәм сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекле балалар катнашты. Алар өчен төрле уен чаралары, викториналар, анимация оештырылган иде. Сабыйларга тәмле күчтәнәчләр дә каралган иде.

"Ансар" хәйрия фонды башкарма директоры Руслан Бажутов сүзләренчә, оешма ятим калган һәм инвалид балаларга булыша. Андый гаиләләр һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ. Сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекле балаларны шушындый чараларда катнаштыру әти-әниләрне дә берләштерә, алар да бер-берсе белән аралашып, сөйләшеп күңелдәгесен бушата ала. Мондый чаралар районыбызда елдан-ел күбрәк оештырыла, оештыручыларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди алар бертавыштан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана