string(48) "http://dumrt.ru/news/?curPos=2410&cur_cc=569"
  • 25/12/2015
    Кичә «Зәкят» хәйрия фонды Балалар хосписында бәйрәм оештырды. Чарада ТР МДНнең дәгьват бүлеге вәкилләре катнашты.
  • 25/12/2015
    Мамадыш мәдрәсәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган кичә үткәрелде. Кичәне оештыруда шәһәребезнең “Ак калфак” оешмасы да катнашты. Әлеге чарада мәдрәсәнең кичке бүлегендә белем алучы шәкертләр, мәдрәсәне тәмамлаган апалар, абыстайлар, хәзрәтләр, җирлектә яшәүче мөселманнар катнашты.
  • 25/12/2015
    28 декабрь сәгать 11 дә “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Морад Рәмзи: язмышы һәм мирасы” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул танылган татар тарихчысы һәм публицисты, дин галиме һәм дин галиме, мәдрәсә мөгаллиме Морад Рәмзигә (1855-1934) багышланган.
  • 25/12/2015
    2015 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан Кукмара мөхтәсибәтендә төрле чаралар уздырылды. Шуларның берсе Кукмара мәдрәсәсендә булды.
  • 25/12/2015
    Бүген Мәскәүдә Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенең “Уңышлар һәм киләчәккә планнар” исемле беренче еллык корылтае уза. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша.
  • 25/12/2015
    Кичә Лаеш районы Хәерби авылында яңа мәчет ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Яңа мәчетне 100 еллык мәчет янәшәсендә төзегәннәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, әлеге тарихи бинада мәдрәсә урнашачак.
  • 25/12/2015
    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең көнчыгышында – Чита шәһәрендә урнашкан тарихи мәчетне реставрациядән соң ачуда катнашты. Әлеге чарада шулай ук Россия мөфтиләр советы рәисе Рушан Аббясов, Байкал аръягы төбәге мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшев, шулай ук Рус православ чиркәве һәм Будда традицион гыйбадәтханәсе вәкилләре катнашты.
  • 24/12/2015
    Мәгълүм булганча, 22 декабрьдә Казан үзәгендә урнашкан Галиев мәчете төзекләндерүдән соң ачылды. Әлеге олуг вакыйга уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Галеевская мечеть. История возрождения» - «Галиев мәчете. Яңарыш тарихы” дип аталган китап нәшер итте.
  • 24/12/2015
    «Шура» альманахының унберенче саны дөнья күрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә чыгучы әлеге басма махсус имамнар өчен әзерләнә һәм республика дин әһелләренә таратыла. 256 битлек булып чыгучы журналны шулай ук, «Хузур» нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.
  • 24/12/2015
    Әлмәтнең Зиннур мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үттеләр. 15 еллык тарихка ия мәчеттә әлеге бәйрәм ел да үткәрелә. Быел да мәҗлес үзенә күп кенә халыкны җыйды. Зиннур мәчете имам-ахтыйбы Азат хәзрәт Хәмитов Коръән аятьләрен укып бәйрәмне ачып җибәрде һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вәсәлләмнең яшәеше, холкы турында сөйләде.