string(48) "http://dumrt.ru/news/?curPos=2480&cur_cc=569"
  • 01/06/2015
    30 майда Бүгелмә үзәк мәчетендә “Нурия” мөслимәләр клубының чираттагы җыелышы узды. Мөслимәләр якынлашып килүче рамазан ае хакында сөйләштеләр.
  • 01/06/2015
    Әлмәт районы мөхтәсибәте Түбән Кама кунакларын каршы алды. Әлеге очрашу ике мөхтәсибәт арасында дуслык күпере урнаштыру ниятеннән оештырылды.
  • 01/06/2015
    30 майда Түбән Каманың Кама Аланы бистәсендә мөселман командалары арасында хоккей кубогына ярышлар уздырылды. Хоккей ярышларында барлыгы сигез команда: Түбән Кама, Әлмәт, Кумара, Сарман, Чирмешән, Чаллы һәм Казан (ике команда – “Мәрҗани” һәм “Мөхтәсибәт”) командалары катнашты.
  • 30/05/2015
    Камил хәзрәт: "Республикабызда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең тигез хокуклылыгын, иреген саклау - республиканың иң зур казанышы. Шулай ук тарихи, мәдәни, дини үсеш һәм социаль-икътисадый алгарыш өчен Дәүләт Советы уңай шартлар тудыра".
  • 30/05/2015
    Республикабыз мөселманнары җитәкчесенең бөтен ислам дөньясында зур дәрәҗәгә, мәртәбәгә ирешкән хәзрәт булуы - бар Татарстан өммәте өчен шатлык һәм горурлык.
  • 29/05/2015
    Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында чираттагы чара республикабызда татар шамаилләрен ясау традицияләрен дәвам итүче балаларны җыя. 1 июнь көнне Казанның “Гаилә” мәчетендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсында катнашучы балаларның күргәзмәсе ачыла.
  • 29/05/2015
    28 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Казандагы балалар хосписында булдылар.
  • 29/05/2015
    1 июньдә Кабан арты мәчете “Ритуал” муниципаль оешмасы белән берлектә Казан ханлыгы чоры тарихи мөселман зиратына капка тоту эшләрен оештыра. Зират Казанның Киров районындагы Бишбалта бистәсендә урнашкан.
  • 29/05/2015
    Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Ратушасында үткән РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Әлеге чара Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
  • 28/05/2015
    Түгәрәк өстәл эшендә ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, мөфтинең урынбасарлары, дин белгечләре һәм башкалар катнашты.