string(48) "http://dumrt.ru/news/?curPos=2520&cur_cc=569"
  • 13/10/2015
    Йөзәргә теләк белдерүче мөселимәләр бассейнга һәр дүшәмбе сәгать 19.00дан 20.00 гә кадәр килә ала.
  • 13/10/2015
    Кайбыч мөхтәсибәтеннән Фатыйма апа быел изге хаҗ сәфәрен кылу бәхетенә ирешкән. Үзенең кичерешләре белән бүлешү ниятеннән ул өендә мөхтәсибәт вәкилләре һәм остабикәләрне җыеп, мәҗлес оештырган.
  • 13/10/2015
    Дәресләрне ТР МДНнең дәгъват бүлеге белгечләре һәм шәһәрнең билгеле имамнары алып барачак.
  • 12/10/2015
    11 октябрьдә Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме туган җиребезгә кайтып җитте. Хаҗиларны аэропортта туганнары, якыннары, “ТР МДН Хаҗ” программасын тормышка ашыручылар каршы алды.
  • 12/10/2015
    10 октябрь көнне Буа районы көнчыгыш бистәсендә яңа “Кәмилә” мәчете сафка басты. Мәчетне ачу бәйрәмендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казаннан “Солтан” мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә ректоры Рәшид хәзрәт Маликов, мәчеткә ярдәм иткән иганәчеләр, җирле халык катнашты.
  • 12/10/2015
    Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Төркиянең Казандагы консуллыгында булды. Биредә ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары исеменнән Төркиянең Әнкара шәһәрендә килеп чыккан теракт уңаеннан кайгы уртаклашты. Мәгълүм булганча, 10 октябрь көнне Әнкарадагы терактта 97 кешенең гомере өзелде, 250дән артык кеше яраланды.
  • 12/10/2015
    Шулай ук яңа төзеләчәк мәдрәсә бинасының нигез ташын салу тантанасы булды. Әлеге чара Буа мәдрәсәсенә 210 ел тулу уңае белән туры китереп оештырылды.
  • 12/10/2015
    Чирмешән мәчетендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге нәниләр өчен Ислам нигезләре буенча курслар башланды.
  • 12/10/2015
    9 октябрьдә традиция рәвешендә Чалының "Ак мәчет"ендә галимнәр өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарада дин әһелләре һәм галимнәрнең уртак эш планнары хакында әңгәмә корылды.
  • 12/10/2015
    “Туфан” мәхәлләсе бик тату, бердәм булып яши. Биредә мәчетне тутырып гөлләр үстерелә, еш булып тора торган өмәләрдә мәчет бинасы һәм ишек алды җыештырылып тора. Кайбер җомга көннәрендә җомгага килгән халыкны пылау белән сыйлау гадәте дә бар.