Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районындагы “Иман нуры” мәчетендә булды. Биредә ул "Бәхетле" кибетләр челтәре директоры Мөслимә Латыйпова белән очрашты. Очрашуда шулай ук Совет районы имам-мөхтәсибе, “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров катнашты.
Камил хәзрәт 2015 елда уздырылган өченче республикакүләм ифтарны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен шәхсән үзе һәм нәзарәт исеменнән Мөслимә ханымга рәхмәтен белдерде, истәлек бүләге тапшырды. Мәгълүм булганча, быел да әлеге күркәм чараны уздыру ниятләнелгән. Очрашу вакытында мөфти мондый хәйрия чараларында эшкуарларның катнашуы һәм ярдәм итүе саваплы бер гамәл булуын билгеләп узды.
Аннары очрашуда катнашучылар Нокса бистәсендәге “Мөслимә” мәчетенә юл тоттылар. Мөслимә ханым Латыйпова 2001 елда әлеге мәчетне салуга, 2014 елда исә кабат төзекләндерүгә ярдәм иткән.
Камил хәзрәт биредә вәгазь сөйләде һәм җомга намазын уздырды. Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Нотфуллинга шәһадәтнамә тапшырды.