Камил хәзрәт Палестина илчесе белән очрашты

15 май 2018 ел 17:46
Камил хәзрәт Палестина илчесе белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Палестинаның милли администрациясе каршындагы Россия Миссиясе башлыгы Айдар Рәшид улы Аганин белән күреште. Очрашу барышында Камил хәзрәт кунакны Татарстан мөфтияте, “Хузур-ТВ” телеканалы, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды, киләчәктә хезмәттәшлек алып бару турында сөйләшү узды. Ике як Иерусалимдагы “Әл-Әкъса” мәчетенең тарихын, әһәмиятен кардәшләребезгә җиткерү турында сүз алып барды. Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Палестинада килеп чыккан аяныч хәлләргә карата үз фикерен белдерде. “40 кешенең үлеменә китергән сәяси карарларны тәнкыйтьләп, һичшиксез, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгалә барлык халыкларга тыныч һәм имин көннәр җибәрсен”, – дип теләде Татарстан мөфтие. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана