Мөфтинең “Дини сорау” интернет-линиясе эшли башлады

16 май 2018 ел 11:42
Мөфтинең “Дини сорау” интернет-линиясе эшли башлады

Бүген Татарстан Республикасы мөфтиенең “Дини сорау” консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде. Ул теләгән һәркемгә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга турыдан туры сорау бирү мөмкинлеген бирү өчен оештырылды.  Шәригатькә кагылышлы  сораулар белән электрон почта аша мөрәҗәгать итеп була. Аның адресы: dini.sorau@tatar.ru. Сорауларны шулай ук Диния Нәзарәтенең сайтында “Мөфтигә сорау” дип исемләнгән сәфхифәсе аша да җибәреп була.

Моннан тыш, ислам тематикасына бәйле булган сорауларга җавапларны Диния Нәзарәтенең Ышаныч телефоны аша да алып була. (843)50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефоннарына шалтыратып ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан консультация яки киңәш сорарга мөмкин. Ышаныч телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10.00-17.00 кадәр эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана