Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар башлана. Кая барырга?

16 май 2018 ел 10:57
Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар башлана. Кая барырга?

Бүген, 16 нчы май – Изге Рамазан аеның беренче көне. Сезнең игътибарыгызга авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырылучы Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеген тәкъдим итәбез. Аларга теләгән һәркем килә ала. Бары Казанда гына кырыктан артык мәчеттә ифтарлар уза. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана