Р.Фәхретдиннең "Мөхәммәдﷺ" китабы нәшер ителде

17 май 2018 ел 11:16
Р.Фәхретдиннең "Мөхәммәдﷺ" китабы нәшер ителде

 Изге Рамазан аенда ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә мәшһүр дин әһеле Ризаэтдин бине Фәхретдиннең (1859-1936) "Мөхәммәдﷺ" исемле китабын дөньяга чыграды. Басмада автор сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) тормышы һәм эшчәнлеге, исламның таралышы турында кыскача мәгълүмат бирә. Китапта шулай ук Пәйгамбәрнең ﷺ гаиләсе, балалары, хатыннары турында да сүз бара. 

Басма киң катлам укучыларны, ислам һәм татар мәгърифәтчеләренең дини мирасы белән кызыксынучыларны җәлеп итәчәк. Хезмәт рус һәм татар телләрендә нәшер ителде. 

Ризаэтдин бине Фәхретдиннең (1859-1936) "Мөхәммәдﷺ" китабын "Хозур" Нәшрият йортының махсус кибетеннән (Казан ш., Газовая ур., 19) сатып алырга була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана