“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"

17 май 2018 ел 13:42
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана