Диния Нәзарәте «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә старт бирде

17 май 2018 ел 16:08
Диния Нәзарәте «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә старт бирде

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм «Зәкят» хәйрия фонды ел саен уздырыла торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясен кабат башлап җибәрә.

Мәгълүм ки, мөбарәк Рамазан шәриф көннәрендә бөтен кешеләр изгелек кылуга, күпләп савап вә әҗер алу өчен омтылалар. Изгелек кылырга теләгән һәркем «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясендә катнаша ала. Акция кысаларында 2 авыру баланың дәвалану курсларына акча җыела.

Шуларның берсе – Фәридә Шәйдуллина. Ул тумыштан ДЦП диагнозының авыр формасы белән интегә. 12 яше тулуга карамастан, Фәридә утыра, йөри һәм сөйләшә белми. Әмма Фәридәнең акыл сәләте сакланып калган: ул мәктәптә укый, сыйныфташлары белән аралашырга тырыша, үзен актив яктан күрсәтә, тормыштан куана... Кыз бала күпләгән реабилитация курсларын үткән һәм тернәкләнүгә таба бара. Әмма өстәмә дәвалану курсларын алу өчен 129 600 сум күләмендә акча таләп ителә. Өч бала тәрбияли торган гаилә өчен бу күтәрә алмаслык сумма. Шәйдуллиннар мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә өметләнеп, Изге Рамазан аенда теләкләренә ирешер дип көтә.

Хәсәнова Аделинага исә – 15 яшь. Авыр формадагы ДЦП һәм табибларның катгый хөкемнәренә карамастан, ул мөстәкыйль рәвештә утырырга, басып торырга һәм ашарга өйрәнгән. Тормыш өчен мөһим булган әлеге күнекмәләрен җуймас өчен, аңа дәвалануны дәвам итәргә кирәк. Тормыш сөючән һәм тырыш Аделина массаж, ЛФК, логопед белән курслар узуга мохтаҗ. Дәвалануның бәясе – 51 150 сум.

Яшәү теләге белән янган көр күңелле сабыйларга дәвалану курслары даими кирәк булу сәбәпле финанс чаралар табуда гаиләләр авырлыклар кичерә. Аларга ярдәм итү изге Рамазан аенда савап булыр дигән өмет белән 7715 номерына смс юллавыгыз сорала. Аделина өчен «САДАКА» тексты белән, Фәридә өчен – “ЗАКЯТ” тексты белән.

Изгелек кылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Сәдакаларны түбәндәге реквизитларга күчерергә дә мөмкин:  

Наименование сбора «САДАКА»

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

Р/с №40703810362190000764

(Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани

к/с: 30101810600000000603

БИК:049205603

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Наименование сбора «ЗАКЯТ»

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с №40703810662190000765

(Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани

к/с: 30101810600000000603

БИК:049205603

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана