Рамазан ае уңаеннан Диния нәзарәте мөселманнар арасында аңлату эшләрен көчәйтә

18 май 2018 ел 10:52
Рамазан ае уңаеннан Диния нәзарәте мөселманнар арасында аңлату эшләрен көчәйтә

Рамазан-шәриф ае якынлашу уңаеннан Татарстан мөфтияте мөселманнар арасында чыккан сорауларга җавап бирү, аңлатмалар бирү эшен көчәйтеп җибәрде. Ураза тоту һәм гыйбадәтләрне үтәү тәртипләре һәм үзенчәлекләре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә Рамазан турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар язылган брошюралар бастырды.

Дөньяның күп кенә илләрендә Рамазан ае башлану һәм тәмамлануны айны күз белән күреп булганчы ук исәпләп чыгаралар. Әгәр ай әле күренмәгән булса, күпләгән ураза тотучылар алып барган календарь буенча кеше уразага керергә тиешме, юкмы? Мәзһәбкә иярү мәҗбүриме? Ни өчен мөселман кешесе 4 сөнни мәзһәбнең берсенә иярергә тиеш? Кайсы мәзһәб дөрес? Бер мәзһәбкә икенче мәзһәб тәртипләрен кушарга ярыймы? Намазда рөкугка кадәр, рөкугтан соң һәм өченче рәкәгатькә күтәрелгәндә кулларны күтәрергә кирәкме (рафгуль йәдәйни)? Тәравих намазында сигез рәкәгатьме, әллә егермеме? Әлеге һәм башка сорауларга брошюраларда җаваплар, дүрт мәзһәб имамнарының һәм абруйлы мөселман галимнәренең фикерләре китерелә.

Буклетларны Казан һәм республика мәчетләреннән алырга мөмкин.

Моннан тыш, Рамазан аеның беренче көненнән Татарстан Республикасы мөфтиенең “Дини сорау” консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде. Ул теләгән һәркемгә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге тудыру өчен оештырылды. Шәригатькә кагылышлы  сораулар белән электрон почта аша мөрәҗәгать итеп була. Аның адресы: dini.sorau@tatar.ru. Сорауларны шулай ук Диния нәзарәте сайтында “Мөфтигә сорау” дип исемләнгән сәхифә аша да җибәреп була. Камил хәзрәт кайбер сорауларга Instagram социаль челтәрендә рәсми биткә һәм “Там-там” мессенджерында шәхси каналга язылучыларга да аңлатмалар бирә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәсми ресурсларына түбәндәге адреслар аша язылырга мөмкин: Kamil Samigullin (@kamilhazrat), tt.me/kamilhazrat.

Моннан тыш, ислам тематикасына бәйле булган сорауларга җавапларны Диния нәзарәтенең Ышаныч телефоны аша да алырга мөмкин. +7(843)50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефоннарына шалтыратып, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан консультация яки киңәш сорарга мөмкин. Ышаныч телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр көндезге уннан кичке бишкә кадәр (10.00-17.00) эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана