Бүген – рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне

21 май 2018 ел 10:45
Бүген – рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне

Бүген, 21 май көнне, Россия мөселман өммәте мөһим датаны – рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көнен билгеләп үтә. Бу көнне 922 елда Идел буе Болгарстанында дәүләт дине сыйфатында ислам дине кабул ителә. Әлеге гамәл татар халкының язмышында гына кискен борылыш булып калмыйча, бөтен Евразия киңлегендәге тарихи вакыйгаларның барышына да көчле тәэсир ясап калдыра. Шушы уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең мөрәҗәгатендә болай дип билгеләп уза: “21 май – бөтен Россия өммәте өчен мөһим дата, татар халкының горурлыгы һәм олы казанышы. Гаделлек һәм мәрхәмәтлелекне алга сөргән хак дин Исламны безгә насыйп әйләгәне өчен, татарларны Мөхәммәд Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вәссәламнең өммәтеннән иткәне өчен без Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләр укырга тиеш”. 

Әлеге вакыйганың иң мөһим тарихи дәлиле булып “Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте” хезмәте тора. Биредә Багдад илчелеге сәркатибе Ибне Фадлан ясаган чыгыш, аның Идел буе Болгар дәүләтенә кылган сәфәре языла. Дәүләт дәрәҗәсендә ислам дине кабул ителгәннән соң, гамәлдәге рун язуы гарәп язуына алыштырыла, шулай итеп, татар язуы, мәдәният, фәлсәфә, фән һәм мәгариф нигезе салына. Әлеге мөһим тарихи адым халкыбызның үсешен билгели һәм Идел буе, Урал аръягы халыкларының гарәп-фарсы дәүләтләре белән икътисади, мәдәни элемтәләре киңәюгә китерә.

Татар дини-илаһият мәктәбенең Россия һәм дөнья ислам мәдәниятенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Татар дин гыйлеме мәктәбе – Россиядә генә түгел, бар ислам дөньясында да иң борынгыларның һәм көчлеләрнең берсе. Моны Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин да таныды, ул үз илебез мөселман илаһият мирасын торгызуны Россия өммәтенең аерым стратегик бурычы итеп куйды. Президент татар мөселман гыйлемен “бик тирән” һәм зур тарихка ия, революциягә кадәрге мөселман дин галимнәрен фикерләре югары бәяләнгән бик хөрмәтле кешеләр дип сыйфатлады.

Татар дин гыйлеме мәктәбе меңьеллык тарихка ия һәм үз вакытында югары дәрәҗәдәге үсеше белән мактаулы булган. Татар дин галимнәреннән атаклы эшлеклеләрнең тулы бер чордашлары – Мәрҗани, Баруди, Курсави, Насыйрилар моңа дәлил булып тора... Аларның идеяләре барыннан да бигрәк татар халкының дөньяга караш һәм мәдәни традицияләрен чагылдыралар, әмма шуңа да карамастан үз вакытында бар мөселман дөньясының фикер үсеше һәм күңел торышын уңышлы яулап алганнар. Һәм шул ук рәттә кырым-татар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы тора! Әлеге галимнәр калдырган мирас бүген дин гыйлеме белгечләрен әзерләүдә нәтиҗәле Россия системасын формалаштыру өчен нигез булып хезмәт итәләр.

Иң күренекле татар дин әһелләре дөньяви белемнәрне дини ислам мәгариф системасына кертү ягында булган, шуңа күрә аларның мирасында беренче карашка капма-каршылыкта торган Ауропа һәм Азия, Төньяк һәм Көньяк, Ислам и христиан, төрки дөнья һәм рус мәдәниятләренең үзара якынлашуы күзәтелә. Нәтиҗәдә, Россиянең төрле милләтләр һәм диннәрнең тату яшәве кебек уникаль, бөек, рухи үрнәге дөньяга килә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана