Татарстан мөфтие изге айда тоткыннар белән аралашты

22 май 2018 ел 15:47
Татарстан мөфтие изге айда тоткыннар белән аралашты

Бүген Татарстан мөфтие Казанның 2 нче төзәтү колониясендә җәза үтүче мөселманнар белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин колониянең “Касыйм” мәчетендә өйлә намазын укытты, рамазан аеның кыйммәтләрен аңлатып нәсыйхәт сүзләре ирештерде, мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Биредә иллегә якын кеше мәчеткә кереп гыйбадәтләрне үти, шулай ук ураза тоту өчен мөмкинлекләр тудырылган. Татарстан мөфтие колония тоткыннарына 200 кг күләмендә җимешләр – хөрмә, инҗир, өрек тапшырды, авыз ачу үткәрелә торган ашханәне карады.  

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлешне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли һәм колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылган, анда барлыгы 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара.

Татарстан мөфтияте Рамазан-шәриф аенда төрмәләргә җиләк-җимешләр, ашамлыклар, ә Корбан бәйрәме көннәрендә ит алып керә, шулай ук дини викториналарга бүләккә Коръәннәр, китаплар тапшыра. Бүгенге очрашу барышында тудырылган барлык мөмкинлекләр өчен УФСИН җитәкчелегенә рәхмәтләр белдерелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана