Татарстан мөфтие буалылар белән очрашты

23 май 2018 ел 09:36
Татарстан мөфтие буалылар белән очрашты

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Буа мөхтәсибәтендә булды. Биредә ул район башлыгы Марат Җаббаров һәм район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов белән очрашты. Очрашу барышында мөфти, район һәм мөхтәсибәт җитәкчеләре Буада диннәр арасында татулыкны ныгыту буенча чараларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр, дини өлкәдәге хәлгә бәя бирделәр һәм хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләрен карадылар. Моннан тыш, Камил хәзрәт Буа мәдрәсәсендә булды, укыту барышы һәм тәмамланып килүче уку елы нәтиҗәләре белән танышты.

Мөфтинең Буага килүе буалыларны сөендерде – алар Камил хәзрәт белән очрашу мөмкинлегенә ия булдылар һәм үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Халык белән очрашуда Татарстан мөселманнары башлыгы район халкын Изге Рамазан ае белән тәбрикләде, ураза тоту үзенчәлекләрен аңлатты һәм сабыр, ихтирамлы булырга чакырды.

Алга таба авыз ачу вакыты җиткәч Камил хәзрәт район ифтарында катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана