“Дин вә мәгыйшәт” газетасының чираттагы саны дөнья күрде

29 май 2018 ел 14:55
“Дин вә мәгыйшәт” газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Дин вә мәгыйшәт” газетасының май ае санын бастырды. Әлеге сан Изге Рамазан аена багышланган һәм газета битләре аша ураза тотуның фазыйләтләре һәм үзенчәлекләре, әлеге айда гыйбадәтләр кылу, сәдакалар бирү һәм “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелә. Укучыларга шулай ук Кыямәт көне, яшь мөселман гаиләләренең проблемалары, Коръән-Кәрим шифасы турында мәкаләләр һәм интервьюлар файдалы булыр.

“Дин вә мәгыйшәт” газетасын Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәчетләреннән сорагыз.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты өчен басма массакүләм мәгълүмат чараларын тарату өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең басма мәгълүмат чаралары татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Махсуслашкан “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгара башлау йөз елдан соң “Хозур” нәшрияты тарафыннан торгызылды. Хәзерге вакытта “Шура” Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә кварталга бер тапкыр бастырыла һәм ул республика, Россиянең кайбер төбәк имамнарының өстәл басмасы булып тора, чөнки анда традицион җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар басыла. Альманах битләрендә төп урын хәнәфи мәзһәбен, матуриди гакыйдәсен, татар дини мирасын саклау мәсьәләләренә бирелә.

“Дин вә мәгыйшәт” газетасы – шулай ук бай тарихлы басма, ул “Хозур” нәшрияты башлангычы белән икенче тормыш алды. Үз битләрендә татар телендә мөселман өммәте проблемаларын яктыртучы басманы Татарстаннан читтә дә укыйлар. Шундый ук максатлар белән “Умма” газетасы дөнья күрә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык басмалары Россия мөселман өммәте үсешенә хезмәт итәләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана