Мөфти журналистларны зур ифтарга җыйды

29 май 2018 ел 23:22
Мөфти журналистларны зур ифтарга җыйды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен зур ифтар җыйды. Авыз ачу мәҗлесе сөенечен уртаклашырга иллегә якын федераль, республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды. Әлеге чараны танылган һәм популяр мөнәҗәтче Ильяс Халиков алып барды. Кунакларны сәламләп, ул мөфти хәзрәткә Коръән-Кәрим уку өчен сүз бирде. Ул Рамазан ае турында һәм мөселман кешесе өчен уразаның фарызлыгы турында кыска вәгазь сөйләде. “Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Аллаһыга өмет һәм ышаныч белән Рамазан аенда ураза тоткан кешенең элекке гөнаһлары гафу ителер”. Мин ихлас күңелдән Рамазан ае төгәлләнгәч гөнаһлардан азат хәлдә очрашуыбызны телим”, – дип белдерде мөфти.

Очрашуның рәсми өлеше Татарстан мөфтие тарафыннан Рәхмәт хатлары биреп дәвам ителде. Редакцияләргә һәм популяр басма коллективларына, телеканал, портал һәм радио, үзләренең мәгълүмат ресурсларында исламның традицион кыйммәтләрен киң яктыртучыларга Камил хәзрәт рәхмәтен белдерде. “Җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне һәм Татарстанда халыклар арасында татулыкны ныгытуга керткән өлешегез, тырышлыкларыгыз өчен Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен”, – диде республика мөселманнары башлыгы. Бүләк алучылар арасында – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Эфир” телекомпаниясе, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, “Болгар радиосы”, “Ислам Тудей” порталы,  “KazanFirst”, ТАСС агентлыгы, “Реальное время” интернет газетасы, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталары һәм башкалар.

Ахшам намазы вакыты җиткәч, мәҗлеснең тантаналы өлеше тәмамланды һәм кульминацион мизгеленә якынлашты: “авыз ачу” һәм җәмәгать белән ахшам намазын уку. Азанны алып баручы Ильяс Халиков әйтте, ә ифтарда катнашучыларга намазны Камил хәзрәт Сәмигуллин укытты. Алга таба кичә формаль булмаган аралашу белән дәвам итте.

– Камил хәзрәт Сәмигуллин – шулай ук журналист, ул безгә караганда күп яктан уңган, алга киткән – дип билгеләде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков. Ул үз чыгышында Камил хәзрәтнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларына язылучыларның күп булуын һәм актив булуын ассызыклады.

“Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы директоры урынбасары Илдар Миргалимов Камил хәзрәтне шулай ук “иң төп ньюсмейкерларның берсе” дип атады һәм журналистлар белән даими рәвештә очрашулар уздырганы өчен рәхмәтен җиткерде: “Журналистлар өчен ифтар мөфтият өчен традицион чарага әверелде. Хәзрәтнең графигы тыгыз булуга да карамастан, мондый очрашулар бәһасез булып тора”. Алга таба Илдар Флүс улы “дин әһелләренең һәм журналистларның гомуми бер миссиясе – җәмгыятьне тәрбияләү” булуы турында әйтте. “Бары без бергә эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешә алырбыз”, – диде ул.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров чыгыш ясады: “Журналист хезмәте ул – тәрбияче хезмәте, без җәмгыятьне тәрбиялибез һәм яхшылыкка үзебезнең материалларыбыз аша өндибез. Ә Рамазан ае безнең характерыбызны тәрбияли. Барыбызга да яхшы һәм матур хәбәрләр телим”.

Шунысы күркәм, ифтар шатлыгын уртаклашырга рус милләтеннән булган журналистлар да килгән иде: берәүнең дә мөфтигә сорау бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырасы килмәде. Мисал өчен, “Ватаным Татарстан” корреспонденты Фәния Арсланова хәзрәттән беренче тапкыр ураза тотканын искә төшерүен сорады. Мөфти хәзрәт, әлеге хатирәләр белән күптән уртаклашырга теләгәндәй, шатланып үзенең мәктәп еллары турында сөйләп бирде: “Исемдә, кыш көне иде, уразаны хәзерге кебек 19 сәгать түгел, ә 6 сәгать тоттык. Ифтар сәгать өчтә башланды, соңарган төшке аш кебек”.

“Коммерсант” газетасының собкоры Кирилл Антонов Камил хәзрәттән татар телен саклау һәм үстерү буенча мөфтият эшчәнлеге белән кызыксынды. Мөфти хәзрәт татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курсларының төгәлләнүе турында искә төшерде. Бушлай өч айлык курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Казанның алты мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”, “Мәрҗани”дә һәм Татарстанның җиде мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чистайда алып барылды. Курс кысаларында укыту ике юнәлештә узды: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”. Укытуны оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы эшләнде һәм басылып чыкты. Моннан тыш, Камил хәзрәт Казанда “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы белән уртаклашты.

Мөселманнар башлыгы билгеләгәнчә, бу – кызлар өчен татар телендә белем бирүче мөселман мәктәбе булачак. Шунысы кызык, “тел мәсьәләсе” буенча мөфти карашын Дагстан журналисты – “Әс-сәлам” газетасы корреспонденты Магомед Хәйруллаев хуплады: “Туган тел – ул бөек бабаларыңның теле. Мөфти Камил хәзрәт мәктәпләрдә туган телне мәктәпләрдә өйрәнүне яклап чыгыш ясавы белән хаклы”.

Мәгариф темасын “Ирек мәйданы” газетасы журналисткасы Римма Бикмөхәммәтова дәвам итте. Ул мөселман балалар бакчалары ачканда мөфтиятнең нинди кыенлыклар белән очрашуы турында кызыксынды. Мөфтинең җавабы ачык: “Мәгариф программалары юк”. Моннан тыш ул журналистлар белән быелның сентябрендә Балтач районында малайлар өчен пансонат һәм Әлмәттә мөселман башлангыч мәктәбен ачу планнарын уртаклашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмалар шурасы эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат бирде: “Хәзерге вакытта ислам банкингы өлкәсенә кагылышлы берничә проектларны карыйбыз”.

“Ир-атлар” һәм “хатын-кызлар” өстәлләреннән сораулар явып торды. Журналистлар мөфтидән шулай ук күптән түгел узган VI Республикакүләм ифтары, аның спорт мавыгулары, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлектә мөфтиятнең катнашуы һәм башкалар турында сораштылар. Әмма ястү һәм тәравих намазлары вакыты җитте һәм очрашу истәлек өчен фотога төшү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана