Татарстан мөфтие “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы буенча киңәшмә үткәрде

30 май 2018 ел 12:08
Татарстан мөфтие “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру барышы буенча киңәшмә үткәрде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә эшче төркем киңәшмәсе узды. Хәзрәткә Казан шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе” гомуми белем бирүче шәхси оешмасы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе” юридик теркәлү узуы турында белдерделәр, аның мәгариф эшчәнлеге концепциясен һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 бинасын капиталь төзекләндерү үткәрү планын тәкъдим иттеләр.

“Мозаффария, 1888 ел” мәдрәсәсе” дини максатта файдалану мәдәни объекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 2017 елның сентябрендә бирелде. Моңа чаклы бу бинада сәламәтлекләре чикле балалар өчен Казанның 76 нчы мәктәбе урнашкан иде. Мәктәп балалары һәм педагогларга 2016 елда Казан шәһәре, Артельная урамы, 10 адресы буенча яңа бина бирелә. Әлеге милек МЗИО РТ №1106-р 17.05.2017ел карары белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырыла.

Киңәшмә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мәктәпкә укытучылар составын җыю, аның Попечительләр Советын туплау, укыту-методик ярдәмлекләр әзерләү, мәктәпне матди-техник яктан тәэмин итү буенча тәкъдимнәрне туплау бурычы куйды. Моңа кадәр мөфти хәзрәт Казанның православие гимназиясе эшчәнлеге белән танышкан иде, шулай ук эш сәфәре барышында Әлмәт мөхтәсибәтендә башлангыч мөселман мәктәбендә булды, ул үз ишекләрен яңа уку елыннан ачачак.

Киңәшмәнең икенче өлеше мәктәп бинасында узды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге аның техник торышын карады.

“Мозаффария” мәктәбе Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән гражданнарның белем алуга хокукларын, укучыларның һәм аларның әти-әниләренең этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан тормышка ашырыла. Төзелеш-ремонт эшләрен алып бару өчен Татарстан мөфтиятендә ярдәмнәр җыю оештырылу игълан ителә. Проектны тормышка ашыруга HalalStarter платформасы аша теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен: сылтама буенча керергә – «Поддержать проект» дигәнгә басарга, ярдәм өчен теләгән сумманы кертергә. Биредә үк мәктәп проектын тормышка ашыру буенча финанс чаралары җыелу турында мәгълүмат бирелеп барылачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды аша да түбәндәге ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин:

1. 3116 номерына kazan сүзе белән ярдәм күрсәтү суммасын язып смс юлларга, мисал өчен, kazan 500

2. Шулай ук түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:

Банк ВТБ (ПАО) в г. Нижнем Новгороде

БФ «Закят» 16550688682

БИК 042202837

КОРР. СЧЕТ 30101810200000000837

КОД ОКПО 50330799

ИНН 7702070139

КПП 526002001

ОГРН 1027739609391

Расчетный счет 40703810525240000135
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана