«Рамазан – изге гамәлләр ае»: балаларга дәвалану өчен акча җыелды!

30 май 2018 ел 15:14
«Рамазан – изге гамәлләр ае»: балаларга дәвалану өчен акча җыелды!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күңелле хәбәр белән уртаклашырга ашыга: һәр ел саен оештырыла торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе кысаларында ике авыру балага дәвалану өчен җитәрлек акча җыелды. Ярдәмчел кешеләр тырышлыгы белән 12 яшьлек Шәйдуллина Фәридәгә һәм 15 яшьлек Хәсәнова Аделинага реабилитация курсларын узу мөмкинлеге бирелде - акчалар медицина үзәкләренә күчерелде. Рамазан аеның ике атнасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм итүгә үнәлтелгән акцияне дәвам итәргә булды һәм тагын ике баланың дәвалану курсларны акча җыюны игълан итә.         Тормыш тәмен татып яшәргә теләүче 15 яшьлек  Әлфия Борһанова тумыштан ДЦП диагнозы белән интегә. Ул йөри, йөгерә, сикерә, гомуми белем бирүче гимназиядә белем ала, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укыган, изге Рамазан аенда намуслы рәвештә ураза тота, тик... аягы аксый. Әлфиянең тарихы - бәхетлеләрдән. Әти-әнисенең, үзенең тырышлыгы һәм әрсезлеге белән Әлфия диагнозының катлаулы булуына карамастан аякка баскан, тулы яшәешле тормыш алып бара, шулай да аксаклыктан котылу өметен өзми. Тулысынча дәвалану хыялы белән яшәгән кыз башка меңләгән ДЦП диагнозы белән тилмергән балаларга бер өмет чаткысы өстәр иде! Дәвалану өчен Әлфиягә 100 000 сум кирәк булачак.

  «Зәкят» хәйрия фонды кайгыртып торган тагын бер бала - 11 яшьлек Морат Нәгыймов. Ул ана карыныннан чыкканда ук баш җәрәхәте ала һәм аның баш миенә җитди зыян килә. Шуның өстенә, ни кызганыч ки, күз карашы кыек һәм начар күрә. Морат бөтенләй сөйләшми, психик яктан яшьтәшләреннән калыша. Аның әнисе Айгөл ханым улын ялгыз тәрбияли һәм баласының «әни» дип әйтүен ишетү турында хыяллана. Тик әлегә Морат әнисен сөендерә алмый. Ул тирә-яктагыларны ишетми һәм аңлый алмый. Күптән  түгел генә узган тернәкләндерү курслары Моратка авазларны пышылдап әйтергә өйрәнергә ярдәм иткән. Баланың сөйләшә башлавы өчен дәвалануны дәвам итү мөһим. Тернәкләндерү курсларына кабат йөрү мөмкинлеге 56 400 сум тәшкил итә.

  Моратка ярдәм итәр өчен «САДАКА» сүзе белән смс, ә Әлфиягә ярдәм итү өчен «ЗАКЯТ» сүзен язып смсны 7715 номерына юлларга кирәк, шулай ук, «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына түләүнең исемен (балаларның исем һәм фамилиясен) күрсәтеп чаралар күчерү дә мөмкин  

Изге Рамазан аенда игелек кылып өлгерегез: Рамазан - изге гамәлләр ае!

Сәдакаларны түбәндәге реквизитларга да күчерергә мөмкин:  

Наименование сбора «ЗАКЯТ»

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с №40703810662190000765

(Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани

к/с: 30101810600000000603

БИК:049205603

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана