Диния Нәзарәте "Мозаффария" мәктәбен төзекләндерүгә акча җыю игълан итте

31 май 2018 ел 13:05
Диния Нәзарәте "Мозаффария" мәктәбен төзекләндерүгә акча җыю игълан итте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру буенча планлы эш башлап җибәрде. Казан шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе” гомуми белем бирүче шәхси оешмасы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе” юридик теркәлү узды, аның мәгариф эшчәнлеге концепциясе тәкъдим ителде һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага капиталь төзекләндерү ясарга килешенде.

“Мозаффария” мәктәбе Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән тормышка ашырыла. Мәктәп алдында татар халкына исламның асыл кыйммәтләрен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калырдай булачак әниләрне - кызларны тәрбияләү максаты тора. Хатын-кыз - милләтнең йөзе, гаиләнең җаны, терәге, нуры һәм җылысы.  Ул - ана. Һәр милләт үзенә яшәү көчен гаиләдән таба, гаиләдә - киләчәккә агып баручы чишмәнең башы. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Мозаффария" мәктәбен торгызуга шуларны истә тотып керешә. 

Ислам Шәригать кагыйдәләре кысала­рындагы этник үзенчәлекне һәм төрлелекне яклый. Хак Тәгалә "бер­беребезне өйрәнер өчен" безне төрле "кавемнәр һәм халыклар" була­рак яратуын әйтә. Аллаһы тарафыннан яратылган табигать һәм кешеләр - кеше тырышлыгы белән үзгәртелә алмый. Әнә шул сәбәпле мөселман руханилары дини өммәт эчендә кешеләрнең аерым кавем һәм халык булып яшәве мәңгелек һәм үзгәрешсез дин саныйлар. "Мозаффария" мәктәбе татар милләтенә йөзек кашы булырдай, укымышлы, иманлы, югары әхлаклы кызлар тәрбияли алачак. 

Төзелеш-ремонт эшләрен алып бару өчен Татарстан мөфтияте тарафыннан акчалата ярдәм җыю игълан ителде. Проектны тормышка ашыруга HalalStarter платформасы аша теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен: сылтама буенча керергә – «Поддержать проект» дигәнгә басарга, ярдәм өчен теләгән сумманы кертергә кирәк. Биредә үк мәктәп проектын тормышка ашыру буенча финанс чаралары җыелу турында мәгълүмат бирелеп барылачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды аша да мәктәп бинасын төзекләндерү өчен түбәндәге ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин:

1. 3116 номерына kazan сүзе белән ярдәм күрсәтү суммасын язып смс юлларга, мисал өчен, kazan 500

2. Шулай ук түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:

Банк ВТБ (ПАО) в г. Нижнем Новгороде

БФ «Закят» 16550688682

БИК 042202837

КОРР. СЧЕТ 30101810200000000837

КОД ОКПО 50330799

ИНН 7702070139

КПП 526002001

ОГРН 1027739609391

Расчетный счет 40703810525240000135.

Шуны исебездән чыгармасак иде: сәдаканың иң әҗерлесе — җәрия, ягъне мәңгелек сәдака. Моңа кое казыту, мәчет-мәдрәсәләр, мөселман мәктәпләре төзетү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. Хәдис-шәрифтә китерелә: «Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары (Мөслим).

Изге Рамазан аенда игелекле һәм файдалы гамәлләр кылып калыйк!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана