Татарстан мөфтие Чистайда ифтарда катнашты

31 май 2018 ел 21:10
Татарстан мөфтие Чистайда ифтарда катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөхтәсибәтләренә, урыннардагы дини вәзгыятьне, дини оешмалар, мәчет һәм мәдрәсәләрнең эшчәнлеген тикшерү, мөселман өммәте белән очрашу максатларыннан, эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Бүген хәзрәт Чистайда булып китте. Монда ул 

мөселман активы белән революциягә кадәрге күренекле зыялы шәхес Мөхәммәдзакир ишан Камаловның каберен зиярат кылды, шулай ук 800 ел элек җирләнгән башка каберлекләр янында дога укыды, Мөхәммәдзакир ишан Камаловның мәдрәсә һәм мәчет биналарын барып күрде. Моннан тыш, Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов мөфтигә төзекләндерелеп килүче Мөселман Үзәген күрсәтте. Ремонт эшләре тәмамлану белән, биредә мөхтәсибәт хезмәткәрләре, шулай ук Мөселман яшьләр үзәге һәм мөселман эшмәкәрләре үзәге урнашачак. Ахшам намазы алдыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһәрнең үзәк "Нур" мәчетендә Чистай мөселманнары белән очрашты. 

Очрашу барышында Камил хәзрәт уразаның әһәмияте турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде: “Күп кенә хәдисләрдә әйтелгәнчә, фәрештәләр Аллаһы Тәгаләдән ураза тотучының гөнаһлары ярлыкануын сорап торалар. Әлхәмдүлилләһ, безнең җирлекнең климатик һәм географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ураза бездә 19 сәгать дәвам итә. Бу шулкадәр вакыт дәвамында безнең гөнаһлардан пакьләнү мөмкинлеге бар икәнлеген аңлата. Без шулай ук Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен искә төшерәбез: “Рамазан ае җиткәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богауга бәйләнәләр”. Ягъни әлеге айны, без Аңа якынаеп, изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тыелсын өчен, Аллаһы Тәгалә аны безгә әзерләгән. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ук болай дигән: “Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә”. Мин ихлас күңелдән Аллаһы Тәгалә уразаларны, гыйбадәтләрне кабул итүен һәм Рамазан аеннан соң барыбыз да чиста һәм гөнаһлардан азат хәлдә очрашуыбызны телим”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана