“Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать – алар кемнәр?” китабы дөнья күрде

01 июнь 2018 ел 12:59
“Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать – алар кемнәр?” китабы дөнья күрде

  Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында Әбу Әсәд әл-Хәнәфинең “Әһлүс сөннәт вәл җәмәгать – алар кемнәр?” исемле китабы дөнья күрде.

5000 данә тираж белән нәшер ителгән китап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар шурасы тарафыннан хупланган. Басма ике өлештән тора: “Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать өммәте барлыкка килү” һәм “Әһле сөннәт вәл Җәмәгать мәзһәбләре – исламның таянычы!”. Шулай итеп, китапта Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать өммәте, Сөннәт һәм Килешү кешеләре мәктәбенең барлыкка килү тарихы яктыртыла, шулай ук сөнниләрнең мәктәпләренә тулы дини-хокукый характеристика бирелә, дүрт мәзһәбкә нигез салучылар турында языла.

Китапның авторы мәзхәбләргә иярүнең дөреслеген һәм кирәклеген аңлата.

Хезмәттә дүрт мәзхәбкә нигез салучылар Имам Әбү Хәнифәнең, Имам Мәлик, Имам Шәфигый, Имам Әхмәд бен Хәнбәлнең тормыш юлы һәм хезмәтләре исемлеге китерелгән.    

Әбү Асад әл-Хәнәфи әлеге китабында Изге Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) хәдисләренә дә таяну кирәклеген ассызыклаган.

Хәдис белеменең нигезләрен китерү белән бергә автор хәдисләрнең төрләре, атаклы хәдисчеләр һәм аларның җыентыклары белән дә таныштыра. 

һичшиксез, яңа китап ислам динен башлап өйрәнүчеләр һәм "тәҗрибәле" мөселманнар өчен дә файдалы булыр.

Әлеге басманы Казан шәһәренең Газовая урамы 19нчы йорт адресы (Россия ислам институты бинасы) буенча урнашкан "Хозур" нәшрият йортының махсус кибетеннән сатып алырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана