Балаларны яклау көне: Бөгелмә мөхтәсибәте хәйрия акциясе уздырды

01 июнь 2018 ел 15:30
Балаларны яклау көне: Бөгелмә мөхтәсибәте хәйрия акциясе уздырды
Бөгелмәдә "Сабыйга" хәйрия акциясе булып узды. Аны Бөгелмә мөхтәсибәте Изге Рамазан аенда Халыкара балаларны яклау көненә багышлап уздырды. Акция кысаларында, игелекле кешеләр катнашында, 3 яшькә кадәрге 4 балага ярдәм күрсәтелде. Балалар ятим калып Бөгелмә балалар хастаханәсендә дәваланалар. Алар өчен гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, балалар өчен ризык, уенчыклар сатып алынды.  

Чара берничә ел рәттән уздырыла. Шул уңайдан Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөгелмә һәм Бөгелмә районы сәламәтлекне саклау бүлеге җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана