Мөфти дин эшлеклесен хөрмәтләде

01 июнь 2018 ел 17:06
Мөфти дин эшлеклесен хөрмәтләде

Бүген Татарстан мөфтие ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Биектау районының мөхтәрәм дин әһеле, озак еллар мөхтәсиблек эшен алып барган Хәбибуллин Галимулла Ярулла улын хөрмәтләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Галимулла хәзрәтне 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан “Мөселман өммәте үсешенә өлеш керткән өчен” медале белән бүләкләде һәм чапан бүләк итте. Татарстан мөфтие Галимулла хәзрәткә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек теләде.

Галимулла хәзрәт 1991-2011 елларда - Биектау районы мөхтәсибе, Биектау Үзәк мәчетендә имам-хатыйб булып эшли. Галимулла хәзрәт мөхтәсиб булып эшли башлаган 1990 елларда Биектау районында бер мәчет тә булмый, 2011 елларга аның саны кырык икегә җитә. Ул беренче мәхәлләләрне, беренче мәчетләрне ача, укыту эшләрен башлап җибәрә. Галимулла хәзрәт Биектау районында туып үсә, бар гомерен биектаулыларга хезмәт итүгә багышлый. Һөнәре буенча юрист булу өстенә, Уфа, Чистай, Казанның “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләрне тәмамлый. Галимулла хәзрәтнең эшен бүгенге көндә Тәлгать хәзрәт Гайфуллин дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел Биектауда узган районкүләм ифтар биш йөздән артык дин кардәшебезне Үзәк стадионга җыйды. Дин үсешендә Галимулла хәзрәтнең өлеше әйтеп бетергесез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана