Актанышта бүген балачак бәйрәме үтте

02 июнь 2018 ел 23:12
Актанышта бүген балачак бәйрәме үтте

 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Һава торышының көйсезләнеп торуы нәтиҗәсендә Актанышта Балачак бәйрәме бераз кичектерелде. Әмма, балалар бәхетеннән ахры, 2 июнь иртәсендә кояш күренде, көн дә бераз җылынып киткән иде. Бу көнне Мәсәде җирлегендә авыл балалары, шәһәрдән   җәйге ялларга кайткан онык-оныкчыклар өчен зур бәйрәм чарасы оештырылды. Күптән авылның бала-чага тавышына, аларның шат авазларына күмелгәне юк иде кебек. 

   Мәдәният йорты ишегалды бүген гөрләп торды: олысы-кечесе, әбисе-әнисе, яңа тәпи киткән бәбиләр, мәктәп укучылары – барысы да иртәнге сәгатьләрдән үк ял итәргә җыелганнар иде бирегә. Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Бибизәйнәп Шәяхмәтова әйткәнчә, бүген авылда өч бәйрәм бергә оештырылды. Иң мөһиме, бисмилла белән башланган, иманлы бәйрәм булды ул. 

   Бәйрәмнең сәбәпчеләре дә нәкъ менә дин сабагына йөрүче балалар иде. Узган ел көз көне районның имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Мәсәде авылының “Рамазан” мәчете өчен махсус  уен мәйданчыгы бүләк иткән иде. Иртә яздан  авыл халкы күмәкләшеп аны урнаштыру белән шөгыльләнде. Әтиләр, бабайлар мәйданчыкны урнаштырсалар, әниләр, әбиләр ишегалдының коймаларын буяп, аны тәртипкә китерделәр. Шул рәвешле Мәсәдедә бөтен балалар өчен уртак булган бик матур ял урыны барлыкка килде. Авыл җирлеге башлыгы Флүрә Риф кызы бәйрәм башында әлеге изге эштә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, авылдашларның күңеленә иман орлыклары салуда башлап йөрүче  Флүрә абыстай Басыйровага Рәхмәт хаты тапшырды. 

      Балалар үзләре әлеге уен мәйданчыгын берничә көн дәвамында сынап карарга өлгергәннәр иде инде.  Бүген исә ул тантаналы шартларда ачылып, нәниләрнең үзләренә тапшырылды. Авыл халкыннан, балалардан бер генә әйбер таләп ителә: әлеге ял урынын мөмкин кадәр саклап, ватмый, туздырмый гына уйнасыннар иде алар. “Ходай Тәгаләнең үзенең бүләге бит бу. Дин юлын үз итеп, дингә тартылганны күреп, район җитәкчелеге безне шулай зурлады”, -дип, рәхмәт сүзләрен әйтте Флүрә абыстай.  Бу көнне “Рамазан” мәчете оештырган “Динеңне беләсеңме?” бәйгесенең җиңүчеләре дә җирлек башлыгы тарафыннан хөрмәтләнде. Аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

     Бәйрәмнең тантаналы өлеше балалар Сабантуе белән дәвам итте. Җирлектә эшләп килүче “Агыйдел” нефть кудыру станциясе ел да балаларны мондый бәйрәм белән сөендереп тора. Чараны үткәрүнең матди чыгымнарын тулысынча әлеге оешма үз өстенә ала. Һәр бала Сабантуйда катнашып, бүләкләргә ия була, авыл Сабантуена әзерләнә. Бүген дә балалар милли бәйрәмдә оештырыла торган бөтен ярышларда да диярлек көч сынаштылар, уңганнарны билгеләделәр, җырлап-биеп күңел ачтылар. 

    Изге рамазан аенда авыл советында эшләүчеләр, “Агыйдел” нефть кудыру станциясе, мәдәният хезмәткәрләре бердәм булып менә шундый балачак бәйрәме оештырды. Сабантуйдан беркем дә бүләксез кайтып китмәде, үтә дә җанлы, кызык тамашаны күзәтеп утырган авылдашларга да бәйрәм күчтәнәчләре таратылды. 

ЧЫГАНАК : http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/nichek-yashise-avyl-msde-avylynda-bismillaly-imanly-balachak-byrme-tte-fotoreportazh

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана