Татарстан мөфтие дагстанлыларның ифтарында катнашты

02 июнь 2018 ел 23:45
Татарстан мөфтие дагстанлыларның ифтарында катнашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасының Дагстан диаспорасы оештырган ифтар мәҗлесе үтте. Чараны хөрмәтләп Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин да килеп дин кардәшләрнең шатлыгын уртаклашты. Махсус мәҗлестә катнашу өчен шулай ук Дагстан мөфтиенең урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев та килде. Гомумән, ифтар бер өстәл алдына 100 артык кеше җыйды. Мәҗлес Казанда ел саен уздырыла.

Камиль хәзрәт кунакларны республикабыз өммәте исеменнән Изге Рамазан ае белән тәбрикләде, изге гамәлләр кылу, начар фикерләрдән тыелу һәм яман гадәтләрне ташлау хакында вәгазь әйтте, Россия мөселманнарының дини мирасы турында сөйләде.

Кояш бату белән Мөфти ахшам намазын уздырды. Мәҗлес авыз ачу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана