Мөфти "Мөхәммәдия" мәдрәсе шәкертләре һәм республика өммәтенә мөрәҗәгать белән чыкты

04 июнь 2018 ел 13:38
Мөфти "Мөхәммәдия" мәдрәсе шәкертләре һәм республика өммәтенә мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика өммәте, "Мөхәммәдия" мәдрәсе шәкертләре һәм аны тәмамлап чыккан мөселманнарга Инстаграммдагы үзенең @kamilhazrat  битендә рәсми мөрәҗәгать белән чыга. Анда ул мәдрәсәнең бинасын җимерү турындагы ялган сүзләрне кире кага:

"Әссәләмү галәйкүм, хөрмәтле дин кардәшләрем, минем кадерле шәкертләрем һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып чыккан хәзрәтләр һәм абыстайлар!

Сезгә мөрәҗәгать итәргә мине Изге Рамазан аенда гаделсез һәм нахак гайбәтләр таралу мәҗбүр итте: Казанда күбебез өчен туган йорт шикелле якын булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын җимерү турында сүзләр йөри башлады. Мин, Татарстан мөфтие һәм шушы мәдрәсәнең директоры буларак, сезгә аермачык рәвештә игълан итәм: бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, алар – ялган! Ялганчылар чыгарган әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатларыннан чыгарылды, күрәмсең. 

Бу нисбәттән хәтердә Галиев мәчетен төзекләндерү эшләрен алып барган вакытта килеп туган вакыйгалар килеп баса – үзләренең наданлыклары белән аны ачуга каршы чыгучылар булды. Әмма бүген аның балкып торган бинасына күз салыгыз! Шәһәр үзәгенең бер бизәге, мәчет җомга саен дин кардәшләребез белән тула һәм көндәлектә дә буш тормый. Әлеге бина үзенең тарихи функцияләрен башкара. 

Минем мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһы Раббыбыз кушканча, яла ягудан, ялган сүзләрдән сак булыгыз. Аның сүзләрен исегездән чыгармагыз: “И иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм гадел, туры сүзле кешеләр янында булыгыз!” (“Тәүбә” сүрәсе, 119 аять). Дөреслекне тәгаен белмичә сүз сөйләп, алдакчыларга тиң булмагыз. Расланмаган, дәлилләре булмаган гайбәтләрдән ерак торыгыз, аларны таратучы булмагыз, чөнки үзегез дә ялганчылар рәтенә кертеләчәксез. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаху галәйхи вәссәлам әйткән: “Ни ишеттең, шуны сөйләү кеше өчен ялган дәрәҗәсендә булыр”  (Мөслим). Изге Рамазан айларында күз һәм колакларыгызны гайбәттән саклагыз! Аллаһы Тәгалә барчабызны да туры һәм гадел сүзле бәндәләрдән итсә иде. 

ИншәАллаһ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе әле алга таба да үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген дәвам итәр һәм Татарстан һәм Россия өммәтенә укымышлы, намуслы һәм көчле дин белгечләрен әзерләп чыгарыр!

Татарстан мөфтие,

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директор

Камил хәзрәт Сәмигуллин"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана