Татарстан Мөфтие бүген игътикяфка керәчәк

04 июнь 2018 ел 15:45
Татарстан Мөфтие бүген игътикяфка керәчәк

Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрәчәк. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча бу вакытны дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып, уздырырга кирәк. Ункөнлекнең аеруча зур фазыйләте булып Кадер кичәсе тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикафка бүген кояш бату белән керәчәк һәм Рамазан ае тәмамлангач чыгачак. 

15 июньдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәменең гает-намазында катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана