Мөфти тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар белән күреште

04 июнь 2018 ел 15:49
Мөфти тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар белән күреште

Бүген, Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә керер алдыннан, Татарстан мөфтие Казанның “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды. Бары махсус коляскалар белән генә хәрәкәтләнү мөмкинлегенә ия инвалидлар алдында чыгыш ясап, Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның сабырлык ае, Раббыбызның рәхмәт ае, гөнаһлардан арыну ае булуы турында вәгазь сөйләде һәм илледән артык гарип кешегә азык-төлек пакетлары (чәй, сок, шикәр комы, дөге, ясмык, карабодай ярмалары, он, көнбагыш мае) тапшырды, дога кылды.

Инвалидларга, авыруларга ярдәм күрсәтү чаралары “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан ел дәвамында алып барыла. Быел традицион рәвештә игелекле эшләрнең иң зурысы Изге Рамазан аена туры килде. Елдагыча “Восхождение” тернәкләндерү үзәгендәге гарипләрне сөендерү чарасы иң күркәм эшләрнең берсе булды. Инвалидлар Камил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кайбер үтенечләрен белдерделәр. Мисал өчен, коляскалы инвалидларның Болгар җыенына махсус автобус беләп барып кайтуларын оештыруны сорадылар. Ирек хәзрәт Җиһаншин “Зәкят” фонды карамагындагы микроавтобусның коляскалар белән йөрү өчен уңайлы булуы турында сөйләде һәм машинага куелган җиһаз белән таныштырды, шулай ук Рамазан аеның соңгы ункөнлегенең өстенлеге, кыйммәте, Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазь укыды.

Диния Нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды үз эшчәнлеген 1998 елдан бирле башкарып килә. Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң беренче чиратта, авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. Мисал өчен 2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелә. Быелның биш ае эчендә 20-дән артык балага ярдәм күрсәтелә. Аларның күбесе церебраль паралич белән интеккән сабыйлар, араларында беженецлар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар да бар. Күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдән чыккан мәктәп укучылары исә ел саен Белем көне уңаеннан мөфти кулыннан кирәк-яраклар белән тулы портфель ала.

Милләт һәм дингә карамыйча, мохтаҗларны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү ел буе берөзлексез дәвам итә, Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә элеге эшчәнлек гадәттәгечә көчәйтелә. Ел саен меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм дистәләгән социаль учреждениеләргә унар мең корбан сарыклары ите таратыла, 400-гә якын гаилә ашамлык пакетлары, бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителә, фәкыйрьләргә ел буе махсус Фонд оештырган Хәйрия ашлары оештырыла. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана