«Хозур» Имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгын бастырды

04 июнь 2018 ел 13:22
«Хозур» Имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгын бастырды

«Хозур» нәшрият йорты Имам Әбү Хәнифә Ән-Ногманның (Аллаһының рәхмәтендә булса иде) хәдисләр җыентыгын бастырып чыгарды.

«Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде) хәдисләр җыентыгы»  үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган. Әбү Хәнифә аларны Пәгамбәребез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булса иде) ирешә торган төрле ысуллар белән җиткерә.

Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы дөньяның төрле почмакларында - Көнчыгыштан алып Көнбатышка һәм Төньяктан Көньякка кадәр таралырга өлгерде инде.

Белемгә омтылучы галимнәр һәм студентлар хәдисләрне буыннан-буынга тапшырганнар, эчтәлеге буенча бүлекләргә бүлгәннәр һәм аңлату эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу Әбү Хәнифәнең олы гыйлемле галим булуын раслый.

Болгар ислам академиясе профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Ас'тәмуг Сәгъди Хәсәни Гыйракый «Муснад» хәдисләр җыентыгын тикшергән, аңа искәрмә һәм аңлатмалар язган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана