Тынычлык мәчетендә Мөфти дәресләр циклын башлый

05 июнь 2018 ел 13:57
Тынычлык мәчетендә Мөфти дәресләр циклын башлый

  Билгеле булганча, Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрә. Ун көн дәвамында Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр алып барачак. Китап шушы көннәрдә «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан бастырылды.

 Бүген икенде намазыннан соң дәресләр циклы беренче кереш сабак белән башланып китә. «Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы»  үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган. Мөфти тыңлаучыларга бөек галим Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) тормыш юлына да тукталачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк дәресләр циклына рәхим итегез.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана