Мамадышта колония тоткыннары өчен ифтар үтте

05 июнь 2018 ел 15:07
Мамадышта колония тоткыннары өчен ифтар үтте

Кичә Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев 17нче колония-поселениедә булды һәм тоткыннар белән очрашты. Илһам хәзрәт биредә ифтар мәҗлесендә катнашты һәм рамазан ае турында вәгазь сөйләде.

“Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы – Коръән-Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Башка айларда кылган изге­лекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге айның башы — ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы — гөнаһлардан арыну, ә ахыры — уттан котылу”, – дип мөрәҗәгать итте имам-мөхтәсиб.

Хәзерге вакытта 17нче колония-поселениедә йөз иллегә якын кеше җәза үтә.

Мәгълүм булганча, нәзарәт Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм  «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана