Туташлар өчен ифтар

05 июнь 2018 ел 09:00
Туташлар өчен ифтар

Чаллы шәһәре ЗЯБ бистәсенең Әбузәр мәчете кафесенда туташлар өчен ифтар кичәләре дәвам итә.

Рамазан – юмартлык ае, ә ифтар юмартлыкка бер мисал булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм: «Кем Рамазанда уразадагы бер кешегә авыз ачтырса, аңа ул ураза тотучыга булган савап языла. Моның белән уразадагы савабы да кимемәс», – дигән. Ифтарның тагын бер әһәмияте - авыз ачар алдыннан төрле белгечләр белән очрашу, мастер-класслар уздыру дәвам итә, вәгазь тыңлана, Коръән укыла.

Шушы вакыт аралыгында яшь кызлар фитнес-инструкторларның “Сәламәт булыйм дисәң” дигән темага мастер-классында катнаштылар, матур булу серләренә төшенделәр, “Бәхетле гаилә нигезе” темасына вәгазьләр тыңладылар.

Ифтар мәҗлесләре бик файдалы уза. Аларны уздыру 14 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Кызлар өчен ифтар кичәләрендә дини-дөньяви очрашулар да оештырыла. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева кызлар ифтарының кунагы булып китте. Иҗат кешесе кызларга үзенең “Ак читек” әсәре турында сөйләде. Гыйбрәтле дә, тормышчан да булган әлеге әсәр яшь буынга әхлак, әдәп, рухи тәрбия бирү ягыннан үрнәк булырлык. Язучының үзен күреп очрашу кызларга бик нык тәэсир итте. Алар Айгөлгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Язучылык һөнәренең серләрен сорадылар. "Язучыга язучы булу өчен ихласлык кирәк”, - дип җавап бирде әдибә. Үзе редакторлык итә торган “Ислам нуры” газетасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана