Чаллы имамнары яңа төзелүче “Чаллы Яр” мәчете нигезендә өйлә намазы укыдылар

06 июнь 2018 ел 16:22
Чаллы имамнары яңа төзелүче “Чаллы Яр” мәчете нигезендә өйлә намазы укыдылар

Изге Рамазан ае алдыннан Чаллыда 15 нче мөселман гыйбадәтханәсе – “Чаллы Яр” мәхәлләсе мәчете төзелә башлады. Ул Казан-Уфа трассасының Орлов боҗрасы районында үсеп чыгачак һәм башлыча мосафирларга хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук биредә рәттән “Притяжение» бистәсе дә урнашкан. Мәхәллә имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров белдерүенчә (мәчет төзелеше аның җитәкчелегендә һәм финанс ярдәмендә алып барыла), ошбу гыйбадәтханә 210 кешегә исәпләнелгән, аның 21 метрлы манарасы юлчыларны ерактан ук үзенә дәшеп торачак. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, уку классы, имам, мөгаллим өчен эш бүлмәләре, иркен тәһарәтханәләр булдыру каралган. Ә территориядә хәләл кафе төзү ният ителә.

6 июньдә Чаллы имамнары имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла җитәкчелегендә “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән таныштылар. Аның барышында мәчетнең уңышлы төзелүен теләп Коръән укылды, дога кылынды. Имамнар өйлә намазын да биредә укыдылар.

Соңыннан Ураза гаетенә әзерлек, мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча зур булмаган киңәшмә үтте.

Рәсемнәрдә: “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән танышу чарасыннан күренешләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана