«Рамазан – изге гамәлләр ае»: өченче балага матди ярдәм күрсәтелде!

06 июнь 2018 ел 17:35
«Рамазан – изге гамәлләр ае»: өченче балага матди ярдәм күрсәтелде!

  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга ярдәм итү максатыннан игълан ителгән «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе дәвам итә. Аның кысаларында "Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы өч балага реабилитация курсларын түләү өчен чаралар тупланды. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән Рамазан аеның ике атнасы эчендә 12 яшьлек Шәйдуллина Фәридәгә һәм 15 яшьлек Хәсәнова Аделинага җитәрлек күләмдә акча җыелды. Һәм, ниһаять, 15 яшьлек Борһанова Әлфиягә дә ярдәм күрсәтелде. ДЦП диагнозының төрле формасы белән интеккән кызларга махсус реабилитация үзәкләрендә дәвалану мөмкинлеге булдырылды.

Ә 11 яшьлек Нәгыймов Морат өчен акча туплау дәвам итә.  Ул ана карыныннан чыкканда ук баш җәрәхәте ала һәм аның баш миенә җитди зыян килә. Шуның өстенә, ни кызганыч ки, күз карашы кыек һәм начар күрә. Шунысы тагын да кызганыч, Морат бөтенләй сөйләшми, психик яктан яшьтәшләреннән калыша. Аның әнисе Айгөл ханым улын ялгыз тәрбияли һәм баласының «әни» дип әйтүен ишетү турында хыяллана. Тик әлегә Морат әнисен сөендерә алмый. Ул тирә-яктагыларны ишетми һәм аңлый алмый. Күптән  түгел генә узган тернәкләндерү курслары Моратка авазларны пышылдап әйтергә өйрәнергә ярдәм иткән. Баланың сөйләшә башлавы өчен дәвалануны дәвам итү мөһим. Тернәкләндерү курсларына кабат йөрү мөмкинлеге 56 400 сум тәшкил итә.

  Моратка ярдәм итәр өчен «САДАКА» сүзе белән 7715 номерына смс юлларга кирәк, шулай ук, «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына түләүнең исемен (баланың исем һәм фамилиясен) күрсәтеп чаралар күчерү дә мөмкин.  

Изге Рамазан аенда игелек кылып өлгерегез: Рамазан - изге гамәлләр ае!

Сәдакаларны түбәндәге реквизитларга да күчерергә мөмкин:  

Наименование сбора «ЗАКЯТ»

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с №40703810662190000765

(Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани

к/с: 30101810600000000603

БИК:049205603

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6​

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана