“Хозур” нәшрияты адашкан төркемнәр һәм секталар турында китап бастырды

07 июнь 2018 ел 13:12
“Хозур” нәшрияты адашкан төркемнәр һәм секталар турында китап бастырды

“Хозур” нәшрият йорты Габделкәрим Полатның “Адашкан төркемнәр, секталар һәм бер илаһлылыкны яклауны сәбәп итеп аңа иярүчеләр тарафыннан кылына торган җинаятьләр” китабын бастырды.

Әлеге китап Ибн Тәймийә, Мөхәммәд Ибн Габдел-Ваһһаб һәм аңа иярүчеләрнең хакыйкый булмаган инануларын өйрәнүгә һәм кискен тәнкыйтьләүгә багышланган. Хезмәт өч бүлеккә төркемләнгән тәймиячелекнең һәм ваһһабчылыкның барлык төп нигезләмәләрен тәнкыйтьләүне үз эченә ала, шул исәптән ул аларның мәзһәбләргә гаеп ташлауларына җавап бирә. Китап өч бүлектән тора: Охшашлык – тәҗисм һәм тәшбих; бер илаһлык – тәүхид мәсьәләсе; тәймиячеләрнең һәм ваһһабчыларның Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның белән бәйле изге әйберләрне санга сукмаулары.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана