Татарстан Республикасында Рамазан ае ничек үтә?

08 июнь 2018 ел 11:29
Татарстан Республикасында Рамазан ае ничек үтә?

  Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае әһәмиятле һәм нәтиҗәле уза. Ай буена республикабызның барлык мәчетләрендә тәрәвих намазлары кылына. Татарстан Республикасының 40 мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръән тулысы белән укыла. Ә «Тынычлык» мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы буенча дәресләрен башлады. Китапны күптән түгел генә «Хозур» нәшрият йорты бастырды. Хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Изге Рамазан аенда Мөфтият тарафыннан оештырылган төп социаль ярдәм итү чаралары «Рамазан-изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында уздырыла.  Әйтик, Казанның 41 мәчетендә һәм гомумән, республика мәчетләрдә көндәлек ифтарлар оештырыла. Мәҗлесләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык, бигрәк тә социаль яктан мохтаҗлар өчен, бу-күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр һәм картлар. Аерым игътибарга авыру балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр лаек, алар өчен 6 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Софра кебаб» кафесында махсус социаль ифтар оештырды. Анда 30 дан артык ураза тотучы һәм намаз кылучы балалары белән бергә мөселман гаиләсе чакырылды. Башкалабызның барлык мәчетләрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды барлыгы 3000 кешелек ифтар оештырды.

Россия күләмендә уздырылган һәм зур кызыксыну уятканы VI Республика ифтары булды. Ике көн дәвамында үткән ифтар бер «табын артына» якынча 10 000 кешене җыйды. Алар арасында күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар, инвалидлар, сукырлар, шулай ук, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне, Россия төбәкләреннән мөселман дин әһелләре катнашты. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән ифтарлар Республика колонияләрендә тоткынннар өчен дә оештырыла. Рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил  хәзрәт Сәмигуллин Казанның 2 нче төзәтү колониясендә җәза үтүче мөселманнар белән очрашты. Татарстан мөфтияте колония ашханәсенә көндәлек ифтарлар оештыру өчен 200 кг күләмендә җимешләр – хөрмә, инҗир, өрек тапшырды.  

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга ярдәм итү максатыннан «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе игълан ителде. Аның кысаларында "Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы өч балага реабилитация курсларын түләү өчен чаралар тупланды. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән Рамазан аеның ике атнасы эчендә 12 яшьлек Шәйдуллина Фәридәгә һәм 15 яшьлек Хәсәнова Аделинага җитәрлек күләмдә акча җыелды. Һәм, ниһаять, 15 яшьлек Борһанова Әлфиягә дә ярдәм күрсәтелде. ДЦП диагнозының төрле формасы белән интеккән кызларга махсус реабилитация үзәкләрендә дәвалану мөмкинлеге булдырылды.

Ә 11 яшьлек Нәгыймов Морат өчен акча туплау дәвам итә.  Ул ана карыныннан чыкканда ук баш җәрәхәте ала һәм аның баш миенә җитди зыян килә. Шуның өстенә, ни кызганыч ки, күз карашы кыек һәм начар күрә. Шунысы тагын да кызганыч, Морат бөтенләй сөйләшми, психик яктан яшьтәшләреннән калыша. Аның әнисе Айгөл ханым улын ялгыз тәрбияли һәм баласының «әни» дип әйтүен ишетү турында хыяллана. Тик әлегә Морат әнисен сөендерә алмый. Ул тирә-яктагыларны ишетми һәм аңлый алмый. Күптән  түгел генә узган тернәкләндерү курслары Моратка авазларны пышылдап әйтергә өйрәнергә ярдәм иткән. Баланың сөйләшә башлавы өчен дәвалануны дәвам итү мөһим. Тернәкләндерү курсларына кабат йөрү мөмкинлеге 56 400 сум тәшкил итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан аенда изге гамәлләрне дәвам итеп янәдән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясен игълан итте. Әлеге чара инде дүртенче тапкыр уздырыла. Узган ел ул республикакүләм масштабта узды, шактый районнар актив катнашты. Җыелган акча “Зәкят” хәйрия фондына тапшырылып авыруларга бүлеп бирелә. Быел әлеге акция 1 нче июньнән 20 нче июньгә кадәр дәвам итә. Макулатура Тукай урамы, 40 йорт адресы буенча сәгать иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр (10.00-16.00) кабул ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәтнең "Зәкят" Хәйрия фонды белән бергә авыру балалары булган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү башлангычын күтәреп алды һәм Казанның берничә күпбалалы һәм азкеремле гаиләсендә кунакта булды. Гаиләләр физик мөмкинлекләре чикле, авыру бер яки ике бала тәрбияли. Аларның барысына да күчтәнәчләр – азык-төлек белән тулы хәйрия пакетлары тапшырылды. Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә керер алдыннан, Татарстан мөфтие Казанның “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды. Бары махсус коляскалар белән генә хәрәкәтләнү мөмкинлегенә ия инвалидлар алдында чыгыш ясап, Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның сабырлык ае, Раббыбызның рәхмәт ае, гөнаһлардан арыну ае булуы турында вәгазь сөйләде һәм илледән артык гарип кешегә азык-төлек пакетлары (чәй, сок, шикәр комы, дөге, ясмык, карабодай ярмалары, он, көнбагыш мае) тапшырды, дога кылды. Инвалидларга, авыруларга ярдәм күрсәтү чаралары “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан ел дәвамында алып барыла. Быел традицион рәвештә игелекле эшләрнең иң зурысы Изге Рамазан аена туры килде. Елдагыча “Восхождение” тернәкләндерү үзәгендәге гарипләрне сөендерү чарасы иң күркәм эшләрнең берсе булды.

2018 елның Рамазан ае Республика онкология диспансерында дәваланучылар өчен дә истәлекле булды. Биредә 1 июньдә гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Бүлмәдә намаз уку һәм тәһарәт алу өчен шартлар тудырылган, монда Диния нәзарәте хәзрәтләре авырулар белән рухи әңгәмәләр үткәрәчәк. Гыйбадәт бүлмәсе берьюлы ун кешене сыйдыра. Гыйбадәт бүлмәсе бер ай эчендә Диния Нәзарәте белгечләре һәм башка дин кардәшләребезнең тырышлыгы белән эшләнде.

Рамазан ае дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөхтәсибәтләренә, урыннардагы дини вәзгыятьне, дини оешмалар, мәчет һәм мәдрәсәләрнең эшчәнлеген тикшерү, мөселман өммәте белән очрашу максатларыннан, эшлекле сәфәрләрдә булды. Изге Рамазан ае башланганнан бирле хәзрәт Татарстанның 7 казыятенә кергән районнарны барып күрде. Нәтиҗәдә, мөфти республиканың барлык зона төбәкләрендә диярлек булды. Шул исәптән: Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, Көньяк-Көнчыгыш, Көнчыгыш, Кама буе төбәкләре.

Рамазанда Татарстанның барлык мөселманнары республика мөфтие белән очрашу һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлегенә ия булды. Татарстан Республикасы мөфтиенең “Дини сорау” консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде. Шәригатькә кагылышлы сораулар белән электрон почта аша мөрәҗәгать итеп була. Аның адресы: dini.sorau@tatar.ru. Сорауларны шулай ук Диния Нәзарәтенең сайтында “Мөфтигә сорау” дип исемләнгән сәфхифәсе аша да җибәреп була.

Тулаем алганда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Рамазан-шәриф ае якынлашу белән Татарстан мөфтияте мөселманнар арасында чыккан сорауларга җавап бирү, аңлатмалар бирү эшен көчәйтеп җибәрде. Ураза тоту һәм гыйбадәтләрне үтәү тәртипләре һәм үзенчәлекләре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә Рамазан турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар язылган брошюралар бастырды. Буклетларны Казан һәм республика мәчетләреннән алырга мөмкин.

Ә бүген мөбарәк җомга көнендә Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм мөселман яшьләрендә әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук туристларның һәм Казан кунакларының Изге Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрде. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә узган акция кысаларында волонтерлар “барлык айлар солтаны”ның төп символы – хөрмә өләште һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләде.

Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәгать җидедә кылыначак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәг. 40 мин. мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба (07.05 сәг.) хөтбә укылачак.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана