Рамазан аенда Бөгелмәдә балалар өчен Коръән уку дәресләре уза

13 июнь 2018 ел 10:41
Рамазан аенда Бөгелмәдә балалар өчен Коръән уку дәресләре уза

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә көн саен Рамазан ае дәвамында Коръән-Кәримне укырга өйрәнү буенча балалар өчен дәресләр үтә. Дәресләрне Россия Ислам Университеты каршындагы Коръән өйрәнү үзәге шәкерте Айрат Хәйруллин алып бара, ул “тәҗвид” фәне буенча иҗазәткә ия. Дәресләр “Мөгаллим Сәни” китабы буенча алып барыла.

Аллаһы Тәгалә болай дигән (мәгънәсе): “Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде” (Коръән, 2:185), – дип искә төшерә Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов. – Әлеге аятьтә Аллаһы Тәгалә ураза аен бөекли һәм аны башка айларга караганда мәртәбәле итә: рамазан аенда Коръән иңә. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ук болай дигән: “Коръән белгән кешегә (Кыямәт көнендә) болай диеләчәк: “Укы һәм мәртәбәгә ия бул. Бу дөньяда укыган кебек көйләп укы. Хакыйкатьтә синең урының (Җәннәттә) соңгы аятьне укыган урында булыр” (Әт-Тирмизи).

Хәзерге вакытта балалар өчен Коръән уку дәресләренә язылу дәвам итә.

Барлык теләүчеләр чакырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана