Бөгелмәнең тикшерү изоляторына намаз уку өчен келәмнәр һәм ифтарга ашамлыклар тапшырдылар

13 июнь 2018 ел 10:49
Бөгелмәнең тикшерү изоляторына намаз уку өчен келәмнәр һәм ифтарга ашамлыклар тапшырдылар

Изге Рамазан аенда Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөгелмә шәһәренең 3 нче тикшерү изоляторында булды. Ул биредә ифтар кылу өчен ашамлыклар һәм тоткыннарга намаз укырга өйрәтүче келәмнәр тапшырды.

– Рамазан аен догалар кылып мәчеттә яки өйдә гаилә әһелләре белән уздыру кабул ителгән, – ди Рамил хәзрәт. – Ә тоткыннар, тормышта хаталанып, әлеге Изге айда төрмәдә ялгыз утыралар. Бер яктан караганда, монда алар үзләренең үткән тормышлары, җибәрелгән хаталары турында фикерлиләр, гөнаһлардан тәүбә кылалар. Аларга безнең бүләкләребез ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Бөгелмә мөхтәсибәте 3 нче тикшерү изоляторында утыручы тоткыннарга ашамлыклар алырга һәм тапшырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана