Чистайда яшь мөслимәләр өчен ифтар узды

13 июнь 2018 ел 12:58
Чистайда яшь мөслимәләр өчен ифтар узды

Чистайда “Ягез, кызлар” клубы яшь мөслимәләре һәм аларның әти-әниләре өчен ифтар узды. Җирле мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылган мәҗлес гадәти булмаган квест форматында үтте. Клуб җитәкчесе Илһамия Шәрифуллина Коръән укыды, кызларга җәмгыятьтә актив һәм файдалы булуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Шәһәрнең Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова шулай ук кызлар белән аларны борчыган темаларга әңгәмә корды. Аннары мөхтәсибәтнең мәдәният бүлеге вәкиле Регина Биктаһирова кунакларны ике командага бүлеп интеллектуаль викторина үткәрде. Квест ахырында кызлар Рамазан аеның символик фонарен кабызды.

Чистайда тагын бер ифтар гадәти булмаганча узды – ел дәвамында “Иман” мәчетендәге дәресләргә йөрүчеләр – балалар һәм әти-әниләр өчен чыгарылыш ифтары узды. Кичә имам-хатыйб Гадел хәзрәт Мөхәммәтшинның балаларны дөрес тәрбияләү турындагы вәгазе белән башланды һәм истәлекле бүләкләр бирү белән дәвам итте. Балаларның белемен квест ярдәмендә тикшерделәр. Мәҗлес авыз ачу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана