Баулы мөселманнары яңа мәчеткә нигез ташы сала

13 июнь 2018 ел 15:02
Баулы мөселманнары яңа мәчеткә нигез ташы сала

Бүген Баулы районы Васькино Туйралы авылы мәчетенә беренче нигез ташы салыначак. Әлеге чарада район башлыгы, җирлек башлыклары, фермерлар, авыл халкы, имамнар катнашачак. Яңа агач мәчет 30-40 кешегә исәпләнә.

Бүген шулай ук Баулы шәһәре “Өмет” мәчетендә районкүләм ифтар узачак. Ифтарда өч йөзгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәм алдыннан Баулы мөхтәсибәте мохтаҗ гаиләләргә, ятимнәргә ризыклар, ашамлыклар тарата башлады. Барлыгы йөзгә якын гаиләгә хәйрия пакетлары өләшеп чыгу ниятләнә. Ураза бәйрәме көнне Баулы шәһәре “Гали” мәчетендә балалар өчен бәйрәм чаралары оештырылачак. Моннан тыш, “Семья” приютында тәрбияләнүче 30 балага бүләкләр тапшырачаклар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана