Танылган хоккей осталары мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе уздырды

13 июнь 2018 ел 08:18
Танылган хоккей осталары мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе уздырды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин һәм Рамил хәзрәт Шәйхиев ифтар уздырды. Әлеге чарада Татарстанның төрле районнарыннан килгән имамнар, зыялылар, мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәр катнашты.

Ахшам намазы алдыннан Эмиль Гарипов мәдрәсә музеена Аллаһы Тәгалә исеме язылган капкачы шлемын бүләк итте. Узган ел Альберт Яруллин үзенең кәкмәшәсен музейга тапшырган иде. Ильяс хәзрәт, затлы бүләкне кабул итеп, танылган хоккей осталарына олы рәхмәтләрен җиткерде һәм боз мәйданында яңа җиңүләр, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм иман ныклыгы теләде.

“Гадәттә, җиңү мизгелләре килеп җиткәч, капкачылар да шлемнарын бозга аталар, ә мин ата алмыйм. Чөнки анда Аллаһы исеме язылган. Шуның өчен, хәлиткеч җиңү белән тәмамланган уенның бетүен белдергән сыбызгы тавышы яңгырагач та, бәйрәм итәр алдыннан башта шлемымны илтеп куйдым”, – диде Эмиль ифтарга җыелган мөселманнарга.

Авыз ачу вакыты якынлашканчы мөселманнар Рөстәм хәзрәт Ясәвиев вәгазен тыңлады. Ул Рамазан аеның сабырлык ае, Раббыбызның рәхмәтенә җитешү ае, гөнаһлардан арыну ае булуы турында сөйләде. Гамәл-гыйбадәтләрне чын күңелдән башкару зарурлыгын искәртте.

Азан әйтелгәч, җыелган кунаклар авыз ачып ахшам намазы укыдылар һәм мәдрәсә ишегалдында урнашкан чатырга ифтар мәҗлесенә юнәлделәр.

Мәҗлесне мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Ул барлык мөселманнарны мәдрәсәдәге ифтарда күрешү белән котлады һәм Рамазан аеның фазыйләтләрен шәрехләде. Мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйтте, кылган гамәлләренең кабул булуын теләде. Ул, намаз әһеле булган, динебез һәм милләтебезгә хөрмәт белән караучы спортчылар безгә бик якын, алар яшь буынга төрле яклап үрнәк булырдай егетләребез диде. "Алар үрнәгендә бер генә зат булса да спорт юлына басып, иман китерсә, Аллаһы Тәгаләгә хөрмәтен белдерсә, әти-әниләренә, якыннарына карата мөнәсәбәтен исламча алып барса, без җәмгыятебезне сафландыру юлында уңышка ирешкән булабыз", – диде Ильяс хәзрәт.

Милли вә дини рухта яңгыраган тәбрикләү сүзләрен, танылган мөселман кардәшләргә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов, Харис хаҗи Камалиев, Татарстанның халык артисты Илсаф, автор-башкаручы Нияз Җәләлов җиткерде. Мөселман спортчыларның җиңүләрен чыгыш ясаучылар дәгъвәт белән тиңләделәр. Эмильның уен алдыннан сәҗдәгә китеп алганын һәм Аллаһыдан җиңү сораганын бөтен халык күрә һәм мөселманнарга тагын да хөрмәт белән карый диеп ассызыкладылар. Җырчы Ильяс Халиков мәҗлесне матур мөнәҗәтләр көйләп саләмләде.

Мәҗлес дәвамында танылган хоккей осталарының иртәгә кече хаҗ сәфәренә юл алачаклары билгеле булды. Мәҗлес кунакларының барысы да Эмиль белән Альбертка уңышлы изге сәфәрләр, иң изге теләкләрен юллап дога кылдылар. Тазалык-саулык, иманлы гамәлләр, яңа үрләр вә җиңүләр теләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана