Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләүләр кабул итә

13 июнь 2018 ел 14:36
Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләүләр кабул итә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Шулай итеп, үзенең ихлас теләкләрен республика мөселманнары башлыгына Палестинаның Баш казые, Палестина Президентының дин эшләре буенча Киңәшчесе Мәхмүд Сәдки Әл-Хабаш белдерде. “Аллаһы Тәгалә сезне һәм өммәтебезне иминлек, бәрәкәт белән бүләкләсен һәм Үзенең рәхмәтен ирештерсен”, – диелә казыйның рәсми хатында.

Камил хәзрәт Сәмигуллинга котлаулар шулай ук Казахстанның Баш мөфтие Сәрикбай хаҗи Ораздан, Халыкара ислам миссиясе рәисе Шәфикъ Пшихачевтан, Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы Аллаһшөкер Пашазадәдән, Ханты-Мантийский автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовтан, Казан мэры Илсур Метшиннан һәм башкалардан килде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана