Әбу Хәнифәнең китабы буенча мөфти дәресләре циклы төгәлләнде

13 июнь 2018 ел 16:00
Әбу Хәнифәнең китабы буенча мөфти дәресләре циклы төгәлләнде

Казанның “Тынычлык” мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның дәресләре төгәлләнде. Дәресләр имам Әбү Хәнифә (Аллаһы аңардан разый булса иде) тарафыннан тапшырылган хәдисләр җыентыгы буенча алып барылды. Дәресләр циклы Изге Рамазан аеның ахыргы унъкөнлегендә республика мөселманнары башлыгы игътикяфта булган чакта уздырылды. Дәресләргә йөрүчеләр имам Әбу Хәнифә Ән-Ногманның тормыш юлы турында лекция тыңлады, шулай ук аның Җыентыгындагы хәдисләр белән таныштылар. Әлеге китап Рамазан аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшриятында бастырылды.

Бүген Татарстан мөфтие барлык тыңлаучыларга иҗазәтләр тапшырды. Әлеге документ Әбу Хәнифәдән тапшырылган хәдисләр җыентыгы буенча курслар үтүне раслый. Документта чылбыр буенча үзләренең белемнәрен тапшырган остазлар һәм шәкертләрнең исемнәре китерелә, алар арасында мәшһүр галимнәрдән Галимҗан Баруди һәм Мөхәммәд Әмин Ибн Габидин (Аллаһы алардан разый булса иде) бар. Исемлек Камил хәзрәт Сәмигуллин исеме белән төгәлләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана