Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә Ураза бәйрәме: гает намазлары, ярминкәләр, балалар бәйрәмнәре, фейерверклар

14 июнь 2018 ел 12:21
Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә Ураза бәйрәме: гает намазлары, ярминкәләр, балалар бәйрәмнәре, фейерверклар

  15 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстанда район һәм шәһәр мөхтәсибәтләре мөселманнар өчен бай бәйрәм программасы әзерли.

Бу көнне иртә таңнан республикабызның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге сәгать җидедә (07.00) укылачак. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.  

Татарстан мөхтәсибәтләре гает намазы укылгач барлык теләүчеләрне шәһәр паркларында кечеләрдән алып олыларга кадәр Ураза бәйрәмен билгеләп үтәргә чакыра. Биредә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус чаралар узачак.

Мисал өчен, Казанның "Тынычлык" мәчетендә балалар өчен Ураза бәйрәме оештырылачак. Сабыйларны биредә 15.00 сәгатьтә көтеп калалар һәм карусель, паровоз, батут белән куандырырга ниятлиләр. Бәйрәм 21.30 сәгатьтә салют белән төгәлләнер дип көтелә. Барлык теләүчеләр чакырыла. Казанның “Калейдоскоп” паркында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте шәһәр кешеләре һәм башкала кунаклары өчен гаилә бәйрәме оештыра. Биредә балаларның чыгышлары, уеннар һәм конкурслар көтелә. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Казанның “Гаилә” мәчете (Фәйзи урамы, 2) шулай ук казанлыларны һәм башкала кунакларын 13.00 сәгатьтә башланачак гаилә бәйрәменә чакыра. Вороновский бистәсендә бәйрәм “Сабырлар” мәчетендә узачак. Программада: спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар, мавыктыргыч мастер-класслар, чәй эчү һәм “шеф-повар”лардан сюрпризлар һәм башкалар. Чара 13.00 сәгатьтә башлана. 

Татарстан районнарында да Ураза бәйрәмен матур итеп үткәрәчәкләр. Татарстанның Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте шәһәрнең балалар паркында гадәти булмаган һәм бай программа әзерли: кунакларның, мөнәҗәт һәм нәшид башкаручыларның чыгышлары, милли көрәш буенча ярышлар, армрестлинг һәм армлифтинг, «Ramadan bazar» исемле хәләл ярминкә. Моннан тыш, барлык кунакларны бәйрәм пылавы көтә. Мөселман бәйрәмендә катнашучы иң кечкенә кунакларны комик фокусчы һәм шаян клоун шатландырачак. Ягымлы пони балаларны парк буенча алып йөртәчәк. Сабыйлар сабын, ут һәм төтен куыклары очыртудан уңай хис-кичерешләр алачак. Бәйрәмдә яшь катнашучылар асфальтта рәсемнәр ясау буенча “Нарисованный мир” конкурсында, “Веселые старты” ярышында, интеллектуаль викторинада белемнәрен тикшерә, аквагрим ярдәмендә яраткан мультфильм геройлары була алачак. Бәйрәмдә катнашучы сабыйларның күңеленә хуш килерлек тәэсирләрне мастер-класслар һәм шарлардан “Твистинг” фигуралары бүләк итәчәк. Балалар өчен иң татлы бүләк – туңдырма. Ә курчаклар белән фотосессия балаларның Ураза бәйрәмен истә калдырырга ярдәм итәчәк. Бөгелмәдәге 2018 елның Ураза бәйрәменең кульминациясе – бәйрәм фейервейкы. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.

Мөслимдә Ураза бәйрәмен “Кояшлы Ык” ял итү паркында 13.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәкләр. Гаилә бәйрәме 21сәг.30мин кадәр дәвам итәчәк һәм Җәмигъ мәчете янында күккә салют җибәрү  белән йомгакланачак.   

Зәй шәһәренең Үзәк мәчете мәйданында иртәнге сәг 9.00да Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырыла. Мөхтәсибәт  нәни мөселманнар өчен кечкенә атларда йөрү, күңел ачу уеннары үткәрә. Шулай ук сабыйларны тәмле пылау һәм баллы мамык белән сыйлаячаклар.

Зәй районында Ураза бәйрәмен билгеләп үтү 17 июньдә дә дәвам итәчәк һәм Иске Зәйнең “Билал” мәчетендә балалар өчен мөселман бәйрәме узачак. Яшь кунаклар өчен көннең беренче яртысында викторина, күмәк конкурс һәм уеннар оештырылса, өйлә намазыннан соң кечкенә мөселманнар пылау ашап, татлы ризыклар белән чәйләп алачак. Барлык катнашучыларны да бәйрәм күчтәнәчләре көтә. Бәйрәм сәг. 10.00 башлана.   

Кукмарада 15 июнь көнне мөхтәсибәт һәм муниципаль район администрациясе Үзәк мәчет янында урнашкан ял итү мәйданында район халкын Ураза бәйрәменә чакыра. Кукмаралыларны төрле күңел ачу программасы, балалар өчен иҗади конкурслар һәм уеннар, спорт ярышлары, мастер-класслар, күргәзмә узачак. Конкурсларда катнашучыларны бүләкләр көтә. Кунаклар бәйрәмдә кайнар коймак һәм татлы ризыклар авыз итәчәкләр.

Яр Чаллыда Ураза бәйрәме иртәнге сәг. 8.00дә гает намазыннан соң үк башланып китәчәк. Мөхтәсибәт шәһәр халкын мөселман бәйрәменә Чаллының Хәләл үзәгендә Яңа шәһәр, 27/09А адресы буенча көтеп кала. Бәйрәм кунакларын тәмле майлы пылау, спорт ярышлары, конкурслар, ә балаларны шикәр мамыгы, аниматорлар, батут һәм бик күп башка кызыклы уеннар көтә. Ураза бәйрәме Чаллыда “Җәмигъ”, “Рамазан”, “Ихлас”, “Туфан”, “Кәүсәр”, “Чишмэ”, “ГЭС”, “Нур-Ихлас”, «Абузәр», «Сөембикә», «Утыз Имәни» һәм мәчетләрендә 16 һәм 18 июнь көннәрендә дәвам итәчәк.

Әлмәттә балалар өчен мөселман бәйрәме  “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” исемендәге паркта 13.30сәг. башланачак. Саба районы мөселманнары Шәмәрдән бистәсендә гает бәйрәменә мәдәният йортында 16.00сәгатьтә җыелачак. Кунакларны уеннар, татлы күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендерәчәкләр.

Менделеевск шәһәренең Үзәк мәчетендә балаларны сәг 9.00да көтеп калалар. Монда аларны төрле уеннар һәм хәйрия ярминкәсе каршы алачак. Нәни кунаклар өчен аниматорлар, сабын куыклары тамашасы, батут, аттракционнар, кечкенә атта йөрүләр, төрле сынау ярышлары булачак. 

Аксубай мөхтәсибәте “Хуш, Рамазан!” дип исемләнгән бәйрәмгә чакыра. Үзәк мәчет мәйданында уен, конкурслар, квестлар, аттракционнар, батут куелачак. Сабыйларга тутырылган һава шарлары, татлы шикәр мамыгы, бүләкләр биреләчәк һәм пылау әзерләнәчәк.

Буа мөхтәсибәте гаиләләрне 15 июньдә сәг. 10.00да Ураза бәйрәменә «Хаҗилар» мәчете мәйданында көтә. Программада балалар өчен батут, хәрәкәтле уеннар, баллы мамык, поп-корн, пылау пешерү каралган. 

Алабугада Ураза бәйрәме уңаеннан мөхтәсибәт барлык шәһәр һәм район халкын гаилә бәйрәменә 25 июньдә Җәмигъ мәчете янында урнашкан “Мәйдан” паркында көтүен хәбәр итә. Мөселман бәйрәме кунакларын шулай ук төрле уеннар, конкурс, мастер-класслар белән куандырачаклар. Балалар өчен аниматорлар чакыру, бәйрәм күчтәнәчләре һәм бүләкләр тарату күздә тотыла.  

Ураза бәйрәме уңаеннан мәдәни-массакүләм чаралар республиканың Норлат, Мамадыш һәм Татарстанның башка районнарында да узачак. Мөселман бәйрәмнәренә рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана