Мөфти хәзрәт Төркиядән килгән Коръән хафизлар десанты белән саубуллашты

15 июнь 2018 ел 22:06
Мөфти хәзрәт Төркиядән килгән Коръән хафизлар десанты белән саубуллашты

Рамазан ае башлану белән Татарстанга гадәттәгечә ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән хафизлар килә. Республика шәһәр һәм районнарында алпр дин кардәшләргә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итә. Быел Татарстанга барлыгы 46 хафиз килде, аларның өчесе Казанда, башкалары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт итте. Бүген исә Ураза бәйрәме көнендә башкаланың "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны хушлашу мәҗлесендә кабул итте. Мөфти хәзрәтләре республикада Изге Рамазан аен үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен мөхтәрәм кунакларга олы рәхмәтен белдерде һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Очрашу Ураза  бәйрәме хөрмәтенә фейерверк белән тәмамланды.

Рамазан аенда Коръән уку һәм аны Хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Изге Китап шушы айда иңдерелә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана