Дөнья Чемпионаты көннәрендә Мөфти Австралия татарлары белән очрашты

19 июнь 2018 ел 15:46
Дөнья Чемпионаты көннәрендә Мөфти Австралия татарлары белән очрашты

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Татарстан мөфтие белән очрашуга Австралиянең татар-башкорт җәмгыяте рәисе Шөһрәт Вәли килде. Ерактан килгән кунак Камил хәзрәткә үзенең сәфәре турында сөйләде: “Без Казан шәһәрендә узучы футбол буенча дөнья чемпионатын карарга килдек. Татарстан башкаласында моңа кадәр дә булганыбыз бар иде. Аллаһыга шөкер, республика башкаласы бик тә үзгәргән, матурайган, зурайган”. Татарстан мөфтие татарларның яшәеше турында сорашты. “Милләттәшләребез белән аралашып торабыз. Аделаида шәһәрендә татар мәчете эшли, вәгазьләребез бары татар телендә алып барыла, балаларыбызга татар телен, дин нигезләрен өйрәтәбез. Футбол чемпионатына Казанга барлыгы егерме мең австралияле килде, шуның утыз өче безнең милләттәшебез. Россиядә татар һәм инглиз телләрендә аралаштык, хәзер кириллицаны, русчаны өйрәнәбез. Сезне киләчәктә Австралиядә кунак буларак күрүебезгә шатбыз”, – дип белдерде Австралия татарлары җитәкчесе. Камил хәзрәт үз чиратында кунакны Диния нәзарәтенең туган телебезне саклауга һәм үстерүгә багышланган проектлары белән таныштырды, “Хозур ТВ” каналы эшчәнлеге турында сөйләде. Мөфти хәзрәт очрашу ахырында татар телендә дини әдәбият бүләк итте. Кунаклар әлеге бүләкләр өчен Татарстан Диния нәзарәтенә һәм “Хозур” нәшриятына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана